Сергей Чуйкин (1 ноябрь 1950 ел) — ССРБ һәм Россиянең галиме,стоматолог. 1983 елдан Башкорт дәүләт медицина институты укытучысы, шул исәптән 1990 елдан балалар стоматологиясе кафедрасы мөдире, 1995 елдан — Башкорт дәүләт медицина университетының стоматология факультеты деканы. Россия Табигый фәннәр академиясе академигы (2005), медицина фәннәре докторы (1990), профессор (1993). Россия Федерациясенең (2008) һәм Башкортстан Республикасының (1998) атказанган табибы.

Сергей Чуйкин
Туган 1 ноябрь 1950(1950-11-01) (73 яшь)
Күмертау, Куергазы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре стоматолог, галим

Биографиясе үзгәртү

Сергей Васильевич Чуйкин 1950 елның 1 ноябрендә Башкорт АССРның Куергазы районы Күмертау эшчеләр бистәсендә, хәзерге Күмертау шәһәрендә туган.

1975 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый. Аннары Россия балалар клиник хастаханәсендә, ә 1976 елдан — Чишмә район хастаханәсендә эшли.

1983 елда Уфа медицина институтына эшкә күчә, анда 1990 елдан балалар стоматологиясе кафедрасы мөдире, ә 1995 елдан — Башкорт дәүләт медицина университетының стоматология факультеты деканы була.

Фәнни эшчәнлеге стоматологик авыруларны һәм шулай ук яңак-йөз өлкәсендә яңа барлыкка килгән һәм тумыштан булган үсеш кимчелекләрен өйрәнүгә багышланган.

Чуйкин яңак-бит өлкәсендәге эренле шешләрнең үзәк нерв системасына патогенетик тәэсир итү механизмнарын ачыклый һәм баш миен алардан саклау ысулларын эшли.

Җиде йөздән артык фәнни хезмәт авторы һәм ике дистәдән артык патент иясе; Стоматология буенча белем бирү ассоциациясе, Башкортстан Республикасы балалар стоматологлары ассоциациясе президенты вазифасын били.

Гыйльми хезмәтләре үзгәртү

  • Лимфадениты челюстно‑лицевой области у детей. Уфа, 2006 (соавт.);
  • Состояние гематосаливарного барьера при стресс‑индуцированных изменениях пародонта. Уфа, 2007 (соавт.);
  • Чуйкин С. В., Топольницкий О. З. Лечение врождённой расщелины губы и нёба. — М.: Московский издательский дом, 2017. — 584 c ISBN 5-85167-025-8.
  • Чуйкин С. В., Давлетшин Н. А. Врожденная расщелина верхней губы и неба. — М. : МИА, 2008. — 368 с.[1]

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1998).
  • Россия Табигый фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (1999).
  • Россия стоматологлар ассоциациясенең I дәрәҗә «Стоматология алдынгысы» медале (1999).
  • I дәрәҗә «За заслуги перед Стоматологией» ордены (СТАР, 2002).
  • Россия Табигый фәннәр академиясе академигы (2005).
  • Академиянең Нобель лауреаты Мечников исемендәге «Милләт саулыгын ныгытуга керткән практик өлеше өчен» Мактаулы медале (2006).
  • Россия Федерациясенең атказанган табибы (2008).
  • Уйлап табу эшчәнлегендәге казанышлары өчен А. Нобель медале (2012).
  • Ирен һәм аңкау ярыгы Бөтендөнья фондының халыкара гуманитар премиясе лауреаты (2015)

Әдәбият үзгәртү

  • Аверьянов С. В. и др. Детская терапевтическая стоматология. Национальное руководство. — М: ГЭОТАР-Медиа, 2017. — 952c. ISBN 978-5-9704-4019-3.
  • Башкирская энциклопедия (в 7 к.) / глав. ред. М. А. Ильгамов. — К. 6: П—Стоматология. — Уфа, Научное издательство «Башкирская энциклопедия», 2010. — 544 с. — ISBN 978-5-88185-071-5. — 7000 экз.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Васильев А. Ю., Петровская В. В. {{{башлык}}} // Сибирский медицинский журнал (Томск).

Сылтамалар үзгәртү