Сергей Зернов (Сергей Алексей улы Зернов, 29 май (10 июнь) 1871, Мәскәү, Россия империясе28 февраль 1945(1945-02-28) (73 яшь) яки 1945[1], Санкт-Петербург, РСФСР, СССР) — зоолог-һидробиолог, ССРБ ФА академиге (1931), Россия һидробиологиясенә нигез салучыларның берсе. 1897 елда инкыйлаб хәрәкәтендә катнашканы өчен Нократ губернасының Малмыж өязенә сөрелә, шунда ул Шушма, Нократ елгаларындагы планктонны тикшерә, Казан университеты каршындагы зоология музее каталогларын тулыландыра һәм системалаштыра. 1902-1914 елларда Акъяр биология стансасы мөдире, 1924-1930 елларда ССРБ ФА Зоология музее директоры һәм Мәскәү университетының һидробиология кафедрасы мөдире. 1931-1942 елларда ССРБ ФА Зоология инстиуты директоры, 1938-1944 елларда «Зоология журналы»ның җаваплы мөхәррире.

  1. 1,0 1,1 Czech National Authority Database
Сергей Зернов
Туган 29 май (10 июнь) 1871
Мәскәү, Россия империясе
Үлгән 28 февраль 1945(1945-02-28) (73 яшь) яки 1945[1]
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Күмү урыны Литераторские-мостки[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Мәскәү университетының физика-математика факультеты[d]
Һөнәре фәнни хезмәткәр, һидрабиюлыг, хайванатбелгеч, җәмәгать эшлеклесе
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты, Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе[d] һәм Россия ФА Зоология институты[d]
Балалар Екатерина Сергеевна Зернова[d]
Гыйльми дәрәҗә: ССҖБ ФА академигы[d] (1931)

 Сергей Зернов Викиҗыентыкта