Сент-Люсиядә ислам

Сент-Люсиядә азчылык дине

Сент-Люсиядә ислам (ингл. Islam in Saint Lucia, гарәп. الإسلام في سانت لوسيا‎ ) ― азчылык дине. Pew тикшеренү үзәгенең(ингл.) 2009 елга хисабы буенча, мөселманнар ил халкының (170 мең кеше, 2021 елга) 0,1 % ын (150-200 кеше) [1][2], христианнар ил халкының 91, 1 % ын (158 мең кеше) тәшкил итә, шуның эченнән католиклар 61,5 % ын, протестантлар 25,5 % ын, Һинд дине тарафдарлары – 0,3 % ын (510 кеше).

Сент-Люсиядә ислам
Дәүләт  Сент-Люсия
Бу мәкалә Ислам турында
Сент-Люсия картада

Тарих үзгәртү

Сент-Люсия мөселман җәмгыятенең күпчелеген ислам динен яңа кабул иткән Африка чыгышлы җирле халык тәшкил итә, шулай ук ислам дине тарафдарлары арасында Якын Көнчыгыштан, Көньяк Азиядән (бигрәк тә, Һиндстаннан), Кариб бассейнының башка илләреннән күчеп килгән мөһаҗирләр бар[3].

Аборигеннар белән килешү төзегән французлар 1650 елдан утрауда шикәр плантацияләрендә эшләү өчен Африка колларын күпләп кертә башлый.

1990-еллар башында Сент-Люсиядә Ислам яңадан торгызыла. Чит илләрдә (нигездә, АКШта) яшәп, ислам дине кабул иткән кайбер җирле халык вәкилләре яшәү өчен өйләренә әйләнеп кайткан. Мөселман кардәшләрнең берсе Абдул Рабб (Abdul Rabb) утрауда җирле халыктан аерым, үзгә киемнән (мөселманча киенеп) йөри, кешеләр аның кем булуы белән кызыксына, һәм ул, әлеге мөмкинлектән файдаланып, ислам дине турында сөйли, ислам динен кабул итәргә чакыра.

Бизнес күзлегеннән караганда, илдә кием һәм аяк киемнәре кибетләре белән идарә итүче берничә Сирия мөселманы бар, икенчеләре хуш исле майлар һәм парфюмерия сата. Мөселманнарның күбесе төзелеш тармагында я квалификацияле ташчы, балта остасы, я ярымквалификацияле эшче булып урнашкан.

Ислам динен кабул итүче кешеләр саны аена уртача 1-2 кеше тәшкил итә, нигездә, ир-атлар. Мөселманнар саны Сент-Люсиягә укырга килүче студентлар һәм аларынң гаиләләре исәбенә дә арта.

Ислам оешмасы үзгәртү

Сент-Люсиядә теркәлгән, барлык мөселман җәмәгатьчелеге өчен бер Ислам оешмасы бар – Сент-Люсиянең Ислам ассоциациясе. Бәйрәм намазы һәм Тәравих намазы, шулай ук ислам дәресләре (балалар өчен) кебек чаралар бер төркем кардәшләр тарафыннан оештырыла [4].

Мәчет үзгәртү

Сент-Люсиядә хәзерге вакытта махсус төзелгән чын мәчет юк. Кечкенә генә гыйбадәт бүлмәләре бар: икесе – ил башкаласы Кастрида(ингл.) һәм берсе Вье-Форт(ингл.) шәһәрендә.

  • Кастрида Морне мәчете (Morne masjid), Кастриның Морне районында урнашкан. Мөслимәләр һәм Ислам дәресләре өчен аерым бүлмәләре бар.
  • Кастрида Ән-Нур мәчете
  • Вье-Фортта Әр-Рахман мәчете (Masjidur Rahman) һәм Ислам фонды

Сылтамалар үзгәртү

  Iftar Insights - Inside Edition In St. Lucia With Abdullah Allain (Day #20 - Ramadan 2020)YouTube

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Archived copy. әлеге чыганактан 2011-05-19 архивланды. 2022-01-28 тикшерелгән.
  2. AGAMA DI ST. LUCIA 2022 елның 28 гыйнвар көнендә архивланган.
  3. Ali, Alim (16 March 2017). History of Muslims in St Lucia.
  4. History of Muslims in St Lucia