Семён Куркоткин

Сәвитләр Берлеге Каһарманы

Куркыткан Семен Константинович (31 гыйнвар (13 февраль) 1917 ел16 сентябрь 1990 ел, Мәскәү) — совет хәрби җитәкчесе, Советлар Берлеге маршалы, Советлар Берлеге Герое (1981). КПСС Үзәк Комитеты әгъзасы (1976-1989).

Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
Хезмәт итүе СССР
Патроним или матроним для человека Константинович[d]
Туу датасы 13 февраль 1917(1917-02-13)[1]
Туу урыны Раменское, Раменская волость (Бронницкий уезд)[d], Броннитсы өязе[d], Мәскәү губерниясе, Россия империясе
Үлем датасы 16 сентябрь 1990(1990-09-16)[2] (73 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, РСФСР, СССР
Җирләнгән урыны Новодевичье зираты[d]
Һөнәр төре сәясәтче, хәрби хезмәткәр
Башкарган вазыйфа СССР Югары Советы депутаты[d]
Әлма-матер РФ КК Генераль штабы хәрби академиясе[d] һәм Бронетанк гаскәрләре хәрби академиясе[d]
Активлык чорнының башы 1937
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашучы КПССның XXII съезды[d]
Хәрби дәрәҗә ССРБ маршалы[d]
Җитәкләгән хәрби соединение (ИСКЕРГӘН) Закавказский военный округ[d], Группа советских войск в Германии[d] һәм Тыл Вооружённых Сил Российской Федерации[d]
Сугыш Икенче бөтендөнья сугышы һәм Алман-совет сугышы
Гаскәр төре Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре
Әгъзалык СБКФ ҮК
Бүләкләр
 Семён Куркоткин Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Куркоткин Семен Константинович 1917 елның 31 гыйнварында (13 февраль) Мәскәү өлкәсенең Раменское районында Запрудная авылында крестьян гаиләсендә туа. Рус. 1936 елда Мәскәү индустриаль-педагогия техникумын тәмамлый .

Сугышка тиклемге хезмәте үзгәртү

Кызыл армия сафында 1937 елның 1 сентябреннән. Үз теләге белән Мәскәү өлкәсенең Звенигород военкоматы аша керә. 1939 елда Орел бронялы танк училищесын тәмамлый[3]. Әммә командалык эше урынына 1939 елның сентябреннән 1940 елның октябренә кадәр рота политругы итеп хәрби-сәяси эшкә кушыла. Хәрби-сәяси училищега җибәрелә, аны 1941 елда тәмамлый.

Бөек Ватан сугышы үзгәртү

Бөек Ватан сугышында 1941 елның августыннан — Карелиядә 7 нче аерым армия укчылар дивизиясенең аерым күзәтчелек батальонының танк ротасы политругы була. 1942 елның гыйнварында военкомнарды әзерләү курсларына юнәлтелә, аны тәмалагач, 1942 елның маенда Воронеж фронтына җибәрелә. Анда — танк батальоны командиры, 1942 елның октябреннән — аерым танк батальоны командиры, 1942 елның декабреннән аерым танк полкы командиры урынбасары вазифаларында сугыша.

1943 елда Югары офицерлар составын камилләштерү кыска сроклы академик курсларда белем ала. 1943 елның июненнән — Воронеж һәм 1 нче Украина фронтларында танк бригадасы командиры урынбасары, 1944 елның декабреннән сугыш ахырына кадәр — шул ук танк бригадасы командиры вазифасын башкаручы. Бригада белән командалыкны сугыш барышында, командир сафтан чыккач, үз яваплылыгына ала[3]. Гомумән, сугыш елларында батыр алыша, берничә тапкыр яралана, 6 хәрби орден белән бүләкләнә. Аның җитәкчелегендә бригада Кызыл Байраклы исемен ала.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Совет хәрби энциклопедиясе / Николай Огарков мөхәррияте астында. — М.: Воениздат, 1979. — Т. 4. — Б. 654. — (8 томда). — 105 000 экз.
  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 б. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
  • Ҡалып:Книга:ВОВ. Энциклопедия
  • Маршалы Советского Союза: личные дела рассказывают. — М., 1996.
  • «Где тыл, там вечный бой» // «Красная звезда», 31 октября 2007 г.

Сылтамалар үзгәртү