Светлана Шамаева

Светлана Шамаева, Светлана Сәми кызы Шамаева (1955 елның 22 декабре, СССР, РСФСР, Башкорт АССР, Мишкә районы, Иске Арзамат) ― рәссам.

Светлана Шамаева
Туган 22 декабрь 1955(1955-12-22) (68 яшь)
Мишкә районы, БАССР, РСФСР, СССР
Һөнәре рәссам

Биографиясе үзгәртү

Светлана Сәми кызы Шамаева 1955 елның 22 декабрендә Башкорт АССРның Мишкә районы Иске Арзамат авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, медицина училищесында һәм сәнгать мәктәбенең кичке бүлегендә укый.

1975-1980 елларда «Агыйдел» Башкорт сәнгать берләшмәсендә эшли, биредә агачка бизәкләр сала һәм лаклы миниатюралар белән шөгыльләнә. Мәскәү өлкәсендә Федоскино авылында лаклы миниатюра сәнгате фабрикасында стажировка үтә.

1988 елда Уфа сәнгать училищесының —художество-педагогик бүлеген белем ала.

Рәссамның тәүге шәхси күргәзмәсе 1980 елда Уфада БАССРның Рәссамнар берлегенең кече күргәзмәләр залында үтә, киләсе күргәзмә Иске Арзамат авылында була.

1980-2000 елларда Мишкә авылында яши, анда Балалар сәнгать мәктәбендә сынлы сәнгать классы ача. 1993-1994 елларда Йошкар-Ола шәһәрендә яшь тамашачының Мари театрында «Тылсымлы гөслә» спектакленә декорацияләр өстендә эшли.

Хәзерге вакытта Уфада яши. Пейзаж һәм портретлар өстендә эшли («Обь елгасында» (2004), «Март иртәсе» (2005), «Таллар» (2006), «Авыл мунчасы. Кыш» (2013).

Рәссамның әсәрләре музей тупланмаларында һәм картина галереяларында саклана: В. М. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), фин-угыр халыкларының этнография музеенда (Хельсинки, Финляндия), Марий Эл республика сынлы сәнгать музеенда (Йошкар-Ола), Марий Эл республикасының К. Евсеев исемендәге милли музеенда, «Буыннар фонды» музеенда (Ханты-Мансийск, РФ), Нефтекама шәһәренең «Мирас» картиналар галереясында, шулай ук М. Г. Рәхимовның һәм балетмейстер Ю. Н. Григоровичның шәхси коллекцияләрендә саклана.

Гаиләсе үзгәртү

Рәссамның тормыш иптәше — рәссам Леонид Круль.

Иҗаты үзгәртү

Рәссам күп катлы үтә күренмәле сурәтләр төшерә, бу «Иртә. Оләсәйҙә» (1982), «Автопортрет» (1985), әсәрләренә хас, пейзажлар («Җир тавышы» (2000), «Көзге этюд» (2001), «Җепшек көн» (2005), «Минем авылкаем» (2013), портретлар «Арзамат авылыннан Ярмингина Роза» (1981), «Новотроицк авылыннан савучы Томилова» (1983), «Снежана» (1990), «Азамат авылыннан студентка Рая» (1980), «Көтү», «Шуматлика әби», (1981), «Ларисаның портреты» (2010), жанрлы композицияләр(«Оләсәйҙә иртәнсәк» (1982), «Вера өчен гөлләмә»(2011) төшерә.

Күргәзмәләре үзгәртү

Светлана Шамаева 1979 елдан алып шәхси (Уфа),республика, зона, төбәк, бөтенрусия, чит ил (Хельсинки) күргәзмәләрендә катнаша.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү