Самрау, Сәмруг кош (баш. Сәмреғош) — башкорт, татар мифологиясендә мифик кош, һава һәм кошлар тәңресе. Халык авыз иҗатына фарсы теле һәм мифологиясе аркылы кергән. Әкият батыры, кагыйдә буларак, сәмругның ояда яткан кошчыкларын диюдән коткарып алып кала, моның өчен сәмруг кош авыр хәлдә калган батырга ярдәмгә килә. Ул батырны канатына утыртып, я җир асты дөньясыннан алып чыга, я биек тау (күбесенчә Каф тау) башына (артына) илтеп куя. Батыр, изгелеге өчен, сәмруг кошка 12 мичкә ит, 12 мичкә су әзерләп куя, очканда сәмруг кош уңга борылып караса — ит, сулга әйләнеп караса — су каптырып бара. Чыгып җиткәндә генә, ит бетеп киткәч, батыр үзенең балтырыннан ит кисеп, кошка каптыра.

Самрау әкиятләрдә җир астында яшәгән гигант кош буларак бирелә

Урал-батыр эпосында үзгәртү

Самрау — Урал-батыр эпосының (кобайыр) төп образларының берсе, Тәңре затыннан булган кошлар патшасы итеп бирелә. Кояш һәм Ай — аның хатыннары. Кояш белән Айдан Самрауның Һомай һәм Айсылу исемле кызлары бар. Алар я кеше, я кош кыяфәтенә керә ала, аталары кебек күрәзәчелек итә алганнар.

Әкиятләрдә үзгәртү

Башкорт халык әкиятләрендә («Камыр батыр белән убырлы карчык», «Аюколак», «Акъял азамат» һ.б.) Самрау (Сәмруг кош) җир астында яшәгән гигант кош буларак бирелә. Ул, балаларын еланнан коткарган өчен, бәлагә тарыган батырга рәхмәтен белдереп, аны җир астыннан югарыга алып чыга. Тылсым көченә ия буларак, батырның ите кисеп алынган аягын дәвалый, бик тиз кире элекке хәленә кайтара.

Самрау (Сәмруг кош) персонажы башка төрки халыклар фольклорында да бик популяр.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Салават Галин. Тел ачкычы халыкта. Уфа: Китап, 1999. ISBN 5-296-02592-6 (башк.)
  2. Галин С. Ә.(үле сылтама)

Моны да карагыз үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү