Салтыйган (Кайбыч районы)
Салтыйган (шулай ук Ышналы башы) — Татарстан Республикасының Кайбыч районындагы авыл.
Салтыйган | |
Рәсми исем | Салтыйган |
---|---|
Рәсми тел | татар теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Багай авылы җирлеге |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Халык саны | 241 (2010) |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 135 метр |
Почта индексы | 422332 |
Җирле телефон коды | 84370 |
Тарих
үзгәртүКазан ханлыгы чорында ук билгеле авыл.
Мамадыш авылы — моннан башка янә шул тирәдә өч-дүрт авыл бар; бер кешенең балаларыннан таркалгандыр. Ягъни биш авыл бер исем белән аталадыр. Берсе — хәзердә Мамадыш дигәннәре — Мамадыш-Әкил дип йөртәләр. Янә Танай авылын Тәүгилде-Мамадыш диләр. Янә Салтыйган авылы бардыр; аны Мамадыш-Салтыган дип атаганнар; хәзердә Ышналы башы дигәннәре шул авылдыр. Янә анда Багай дигән рус авылы бардыр; Багаево-Мамадыш диләр икән. Янә Арсланово дигән рус авылы бар; хәзердә аны Мамадыш-Арсланово дип әйтәләр. Янә Гордеево дигән рус авылын Мамадыш-Гордеево дип йөртәләр. Бу биш авыл барысы да бер кешенең балаларыннан чыккандыр. Берәү — Җәмәд дигән кеше, үзенең биш углы, бер сеңелесе белән Болгардан килеп бер җиргә утырганнар.
Халык саны
үзгәртүЕл | Халык саны | Милли состав |
---|---|---|
1989 | 288 | татарлар, руслар |
1997 | 272 | татарлар, руслар |
2002 | 265 | татарлар — 80 %, руслар — 20 % |
2010 | 241 | татарлар — 83 %, руслар — 17 % |
Климат
үзгәртүТәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-10.5 °C | -10.6 °C | -5.5 °C | 4.9 °C | 13.5 °C | 18.4 °C | 20.4 °C | 17.9 °C | 12.2 °C | 4.5 °C | -4.4 °C | -9.7 °C | 4.3 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[2]
Дин
үзгәртүШәхесләр
үзгәртү- Рафил Ногманов (1949―2024), юрист, Татарстанның атказанган юристы, ТР Дәүләт шурасы депутаты.
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
- Каюм Насыйри. Зөя өязе авыллары