Салман (Актай кушылдыгы)

Татарстандагы елга, Актай кушылдыгы

һәм

Салман
Кушыла: Актай
Кушылдыгы Нохратка
Су җыю бассейны Идел бассейны[d]
Бассейн мәйданы 199 км²
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Озынлык 27 km
Карта

Салма́нТатарстанда елга, Актай елгасының сул һәм иң зур кушылдыгы.

Тасвирлама үзгәртү

Елганың озынлыгы 27 км, су җыю мәйданы 199 км²[1]. Әлки районының төньяк-көнбатышында ачык тигезлек буйлап ага, тамагы өлешендә Алексеевск районы белән чиктәш җирдә ага.

Чыганагы Абдул-Салманы авылыннан көньякка таба [2].Югары урыннарда төньякка таба ага, Иске Салман авылыннан төньяк-көнчыгышка таба борыла. Актайга Гурьевка авылыннан бераз югарырак коя[3].

Төп кушылдык — Нократ (уң). Бассейнда бик күп вак акмый торган күлләр бар[4].

Сигез авыл аша ага: чишмә башыннан — Абдул-Салманы, Иске Салман, кушылган авыллар Яңа Салман/Салман, Түбән Салман, Анины Салманы, Хлебодаровка, Демидовка. Бассейнда барлыгы 1,3 мең кеше яшәгән 11 торак пункт урнашкан (2017)[5].

Елганы Базарлы МатакБолгар һәм 16К-0121 Алексеевское — Югары Колок  автомобиль юллары кисеп үтә.

Су реестры мәгълүматлары үзгәртү

Россия дәүләт су реестры мәгълүматлар буенча Түбән Идел бассейны округына карый, елганың су хуҗалыгы участогы — Куйбышев сусаклагычының Кама участогы Чулман тамагыннан Чишмә һәм Идел елгаларыннан башка Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселокка кадәр. Елганың елга бассейны —Куйбышев сусаклагычыннан башлап Каспийга койган җиргә кадәр Идел.

Дәүләт су реестрындагы су объекты коды — 110100003122100004474[6].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Государственный водный реестр РФ: руч. Салманка
  2. Лист карты N-39-040-B-c — ФГУП «ГОСГИСЦЕНТР»
  3. Лист карты N-39-08 — ФГУП «ГОСГИСЦЕНТР»
  4. Лист карты N-39-040-B-a — ФГУП «ГОСГИСЦЕНТР»
  5. Лист карты N-39-08 — ФГУП «ГОСГИСЦЕНТР»
  6. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.