Сак-Сок (баш. Саҡ-Суҡ, чуаш. Шӑн-Шӑк) — татар, башкорт һәм чуаш[1] халык бәете. Эпик‑драматик характердагы бәет. Мифологик бәетләргә карый.

«Сак-сок» бәете китабыннан иллюстрация, 1990
Әбүбәкерева Гөлфәридә - Сак-Сок бәете

Тарихы үзгәртү

«Сак-сок» бәетенең алтмыштан артык варианты билгеле.[2] Беренче тапкыр 1909 елда З.Өммәтинең «Башкорт типтәрләренең җыр, бәетләре» җыентыгында бастырыла.[3]

Кайбер вариантлары Н.Д.Шоңкаров һәм Х.С.Вәлиева тарафынннан «Башкорт халык иҗаты. Бәетләр.» китабында 1968 елда дөнья күрә[4].

Тавил Хаҗиәхмәтов иллюстрацияләре белән беренче тапкыр 1990 елда бастырыла.[5]

Татар композиторы Ш.К.Шәрифуллин 1999 елда татар, өлешчә чуаш һәм башкорт вариантларыннан җыелган көйле «Сак-сок бәете» китабын бастыра.[6]

2002 елда татар язучысы Рабит Батулла бәет көенең 14 вариантын җыюга ирешеп, «Сак-Сок» драмасын яза.

Сюжеты үзгәртү

Сак белән Сок — гомер барча бер‑берсен эзләп таба алмаган кошлар. Бәетнең сюжеты нигезендә — гаилә-көнкүреш драмасы. Улларының үзара бер‑берсе белән килешә алмый сугышуына ачуы килгән ана аларның кошларга әверелүен тели. Каргышы үтәлә һәм балалары туган йортларын мәңгегә ташлап китә.

Төзелеше үзгәртү

Бәет балаларның монологы формасында корыла. «Сак-Сок» бәете көе квадрат структуралы, кече диапазонлы (дема), мелодикасы көйле, көйләп сөйләүгә тартым. Лады — мажор пентатоника, көе түбәнәя барган секвенция корулы.

Экранлаштыру үзгәртү

Бәет сюжеты буенча кинорежиссер А.Ю.Аскаров тарафыннан 2015 елда «Башкортстан» киностудиясендә «Ана» (баш. «Әсә») фильмы төшерелгән.[7]

Чыганаклар үзгәртү

  • Памятники татарского народного музыкального искусства. Сак-Сок. Казань: Татарское книжное издательство, 1999. 127 с.
  • Башкортостан: Краткая энциклопедия. — Уфа: Научное издательство «Башкирская энциклопедия», 1996. 672 с. С. 115.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Софронова И. В. Традиции восточной поэзии в чувашской лирике: учеб. пособие. Изд-е 2-е, доп. Чебоксары: Издательство Чувашского университета, 2008. 176 с.
  2. Галин Г.С. Башкирские баиты и мунажаты: тематика, поэтика, мелодика. Уфа, 2006.
  3. Өммәти З. Башкорт типтэрлеренен жыр, бэетлэре. Уфа: Шарык, 1909. 28 б.
  4. Башкорт халык иҗаты. Ривәятләр, легендалар. Уфа, 1997.
  5. Книга "Сак-сок", татарское народное сказание.
  6. Шарифуллин Ш. К. Баит «Сак-Сок». Казань: Татарское книжное издательство, 1999. 127 с.
  7. В Уфе режиссер Айнур Аскаров представил свой новый художественный фильм «Пусть ветер унесет мои слова».
Викикитапта? бу тема буенча мәкалә бар: