Сайгаклар (лат. Saiga Saiga tatarica) — чын антилопалар гаиләсеннән партояклы имезүчеләр токымы. Плейстоцен (2 млн елдан 10 мең елга кадәр элек) алар төньяк Евразия далаларында һәм салкын саванналарда киң таралган булганнар. Көнбатышта Британ утрауларыннан көнчыгышта Канада төньяк-көнбатыш ягына кадәр яшәгәннәр. Хәзерге вакытта Урта һәм Үзәк Азия далаларында һәм ярымчүлләрендә берни популяциясе калган.

Сайгаклар
Халыкара фәнни исем Saiga J.E.Gray, 1843[1][2][3][…]
Таксономик ранг ыру[1][2][3]
Югарырак таксон Saigini[d][1][2]
Таксономик төр C. tatarica[d][4]

 Сайгаклар Викиҗыентыкта

Ыруда бер сакланып калган һәм бер юкка чыккан төр бар:

  • Сайгак (Saiga tatarica) — бүгенге көнгә кадәр ике астөрнең 5 изоляцияле популяциясе сакланып калган:
С. tatarica tatarica — Россия (Төньяк-Көнбатыш Каспий ярында) һәм Казакъстанда дүрт популяция;
S. tatarica mongolica — Монголия төньяк-көнбатышындагы бик аз санда;
С. tatarica binagadensis † — урта Плейстоцендә Әзербайҗанның коры ландшафтын яшәгән.
  • Плейстоценовая сайга (Saiga borealis)  — борынгы, хәзер юкка чыккан төр, хәзерге сайганың бабасы. Плейстоцен чорында ул төньяк Евразиядә киң таралган. Мамонт фаунасы составына керә. Ике төрен аерып карыйлар:
С. borealis borealis- Көнчыгыш Себер һәм Аляска
С. borealis prisca- Европа, Урал һәм Көнбатыш Себер

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Baryshnikov G. and Tikhonov A. 1994. Notes on skulls of Pleistocene saiga of northern Eurasia. Historical Biology, Volume 8, Issue 1 — 4, pages 209—234. [1]
  • Доктор ветеринарных наук П. Житенко. Мясо сайгака // журнал «Охота и охотничье хозяйство», № 5, 1974. стр.20-21