Садак (журнал, 1917)
Бу Алматыда чыккан журнал турында мәкалә, Уфа журналы турында моннан укыгыз
Садак | |
Tөр |
әдәби-нәфис, сатирик |
---|---|
Формат |
айга 2 |
| |
Гамәлгә куючы |
Мөселман эшчеләренең берләштерелгән берлеге |
Нәшер итүче |
«Садак» җәмгыяте |
Нигезләнде |
1917 |
Тел | |
Публикацияләр туктату |
1.05.1918 |
Төп офис |
«Садак» ― әдәби-нәфис һәм сатирик журнал. 1917―1918 елларда Верный шәһәрендә (Төркестан АССР) татар телендә айга 2 мәртәбә нәшер ителгән.
Тарих
үзгәртүОктябрь революциясе алдыннан Төркестан краенда хезмәт ияләренең беренче массакүләм оешмалары барлыкка килә. Верный (1921 елдан Алма-Ата) шәһәрендә «Мөселман эшчеләренең берләштерелгән берлеге» (рус. Объединенный союз мусульманских рабочих) оештырыла. Ул 1917 елның 13 декабрендә халык арасында популяр булган «Садак» сатирик журналы чыгара башлый[1].
Басманың нашире ― «Садак» җәмгыяте. Журнал литографик ысул белән бастырылган. Әдәби-нәфис, рәсемле сатирик журнал айга 2 мәртәбә чыгар дип планлаштырылган булган.
Басманың мөхәррире ― татар язучысы, тәрҗемәче, журналист Зариф Бәшири (Зариф Шәрәфетдин улы Бәшири, 1888―1962). Якын хезмәттәшләренең берсе ― Ораз Җандосов (1899―1938), соңрак күренекле партия һәм дәүләт эшлеклесе, танылган публицист.
1918 елның апрелендә, 5 саны дөнья күргәч, чыгудан туктаган[2].
Чыганаклар
үзгәртү- «Садак» (Лук). Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр.494. ISBN 0-9530650-3-0
Сылтамалар
үзгәртү- Садак (Лук). «Милләттәшләр» порталы
- Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 157-175нче бит.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ История казахской журналистики. Учебно-методическое пособие. geum.ru
- ↑ Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 170нче бит