Сабирәкәй («Җиз үкчә») — башкорт халык җыры, кыска көй.

Сабирәкәй
Сәнгать формасы җыр
Жанр халык җыры[d]
Автор халык
Әсәр яки аның атамасы теле башкорт теле

Тарихы үзгәртү

Җырның көен һәм риваятен Башкортстанның Баймак районы Нигамәт авылы укытучысы һәм данлыклы курайчысы Кәрим Дияровтан фольклорчы Р. Сөләймәнов язып алган[1].

Риваяте үзгәртү

Борын заманда Ирәндек таулары итәгендә урнашкан авылларның берсендә Сабирә исемле бик сылу кыз яшәгән. Озын керфекле, кап-кара күзле кыз бөтенесенең дә игътибарын үзенә җәлеп иткән. Ул һәрвакыт җиз үкчәле бизәкле итек, алсу төстәге күлмәкләр белән ак укалы җилән кигән. Аның чәч толымнары хәтта үкчәсенә җитеп торган. Кыз бөтен яктан уңган була: бии дә, җырлый да, өстәвенә эшчән дә була.

Язгы көннәрнең берсендә батырлыгы белән дан алган күрше авыл егете Сабирәләр авылына килеп чыккан. Ул, атын уйнатып, урам буйлап үтеп барганда, кемдер аңа койма аша кар йомарлап ата. Ни күзләре белән күрсен, кар йомарлап торган кыз Сабирә булып чыга. Яшьләр үзара шаярышып китәләр. Шулай кар атып, күңел ача торгач, егет җырлап җибәргән, ә Сабирә аңа җавап биргән.

Егет иртәгесен ук кызны сораттырып яучы җибәргән. Тик Сабирәнең атасы кызны егеткә бирергә риза булмый. Яучы өч тапкыр буш кайткач, егет кызны урлап алып кайтам, дип янаган. Кыз әнисенә йөрәген ача. Анасы атасын күндерә, туйга әзерлек башлана. Туй мәҗлесенә кияү егетнең аты алдан килгән. Көрәш ярышында да егет сынатмаган. Халык Сабирәнең биюен сорый башлагач, кияү Сабирәгә атап чыгарган көйне курайда уйный. Сабира килешле, йомшак хәрәкәтләр белән бии башлый[1].

Шуннан башлап бу көй «Сабирәкәй», ә кайбер авылларда «Җиз үкчә» исеме астында таралып китә.

Җырның тексты үзгәртү

Егет:

Мин урамдан үткән саҡта,
Ҡар йомарлап ниңә аттың?
Бер атманың, ике аттың —
Йәш йөрәккә ут яҡтың.

Ҡыҙ:

Ат уйнатып үткәнеңдә,
Йәш күңел һине тапты,
Әллә ниңә, әллә ниңә
Йөрәгемдә ут ҡапты.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Риф Сөләймәнов. Сабираҡай. Совет Башҡортостаны. 16 март 1988. 62-се һан

Әдәбият үзгәртү

  • Риф Сөләйманов. Сабирәкәй. Совет Башкортстаны. 16 март 1988. 62-нче сан.