Рөстәм Сәйфуллин
Рөстәм Сәйфуллин, Рөстәм Гали (Гани)[1] улы Сәйфуллин (1983 елның 3 марты, СССР, РСФСР, Төмән өлкәсе, Вагай районы, Вагай) ― хәрби хезмәткәр, подполковник, Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясендә катнашучы инженер-сапер полкы командиры, Россия Федерациясе Каһарманы (2022).
Рөстәм Сәйфуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Рөстәм Гали улы Сәйфуллин |
Туган | 3 март 1983 (41 яшь) СССР, РСФСР, Төмән өлкәсе, Вагай районы, Вагай |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР → РФ |
Һөнәре | хәрби инженер |
Җефет | Наталья |
Балалар | ике кызы, улы |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Россиянең Украинага бәреп керүе (2022) |
Бүләк һәм премияләре |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1983 елның 3 мартында Төмән өлкәсе Вагай районы үзәге Вагай (Атбаш) авылында туган. Вагай урта мәктәбендә 5нче класска кадәр укыган [2], гаиләсе белән Убавылга күчкәч, Карагай урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган. Урта белем алгач, 2000 елда Төмән югары хәрби-инженер команда училищесына укырга керә, 2005 елда аны алтын медаль белән тәмамлый.
6 ай йөзүче транспортерлар взводы командиры вазыйфасында Грозныйның Ханкала бистәсендә (Төньяк-Кавказ хәрби округы, Чечен Республикасы) хезмәт итә. Вакытыннан алда «өлкән лейтенант» дәрәҗәсе бирелә һәм мотоукчылар полкының аерым инженер-сапер ротасы командиры вазыйфасына билгеләнә.
2013 елдан 2015 елга кадәр Владикавказ шәһәрендәге аерым мотоукчылар бригадасының инженер-сапер батальоны штабы башлыгы вазыйфасын башкара. 2015 елда аны шул ук батальон командиры итеп билгелиләр, анда 2017 елга кадәр хезмәт итә.
2017 елда РФ Саклану министрлыгының Мәскәү шәһәрендәге Жуков орденлы Коры җир гаскәрләре академиясенә укырга керә, аны 2019 елда «бик яхшы»га тәмамлый. Академияне тәмамлагач, кыска вакыт аралыгында Уфада хезмәт итә.
2020 ел башында Ишимда Гомумхәрби армиянең инженер-сапер полкы командиры итеп билгеләнә, Ишим гарнизоны начальнигы була. Шуннан соң ул үз кул астындагылар белән 41нче Гомумхәрби армиянең 40нчы инженер-сапер полкын формалаштыруга керешә.
Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясе барышында инженер-сапер полкы командиры буларак катнаша. Берничә тапкыр елга аша кичү белән җитәкчелек итә. Елганы кичкән вакытта шартлаган кассета снарядыннан яралана, бер айдан соң сафка әйләнеп кайта [3]. Бераздан артиллерия снаряды шартлап, каты яралана һәм Мәскәү шәһәренең П. В. Мандрык исемендәге Үзәк хәрби клиник госпиталендә дәвалану уза [4].
2022 елның июнь аенда Россия Федерациясе Каһарманы исеменә лаек була [5]. Россия Герое йолдызын П. В. Мандрык исемендәге Үзәк хәрби клиник госпиталендә РФ оборона министры Сергей Шойгу тапшырган һәм Р. Г. Сәйфуллинга үзе тәмамлаган Төмән югары хәрби-инженер команда училищесы начальнигы урынбасары вазифасын тәкъдим иткән [6].
Гаиләсе
үзгәртүХатыны Наталья, ике кызы, улы Тамерлан [7].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Рөстәм Сәйфуллин Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булды. Яңарыш, 24.06.2022
- ↑ Навсегда в истории России. Штрихи к портрету Героя. Историко-краеведческий музей Вагайской СОШ(рус.)
- ↑ Рустам Сайфуллин из села Вагай Тюменской области удостоен звания Героя Российской Федерации. Ишимская правда, 16.06.2022(рус.)
- ↑ Губернатор Тюменской области Моор присвоил дважды раненному офицеру Сайфуллину звание Героя России. 2022 елның 28 июнь көнендә архивланган. NVL, 16.06.2022(рус.)
- ↑ Уроженец села Вагай Тюменской области Рустам Сайфуллин удостоен звания Героя России. Александр Моор. Телеграм, 16.06.2022(рус.)
- ↑ Иван Чупров. Шойгу предложил Герою РФ пост в Тюменском военном училище. ura.news, 29.06.2022(рус.)
- ↑ Татьяна Копнина. Нам этот мир завещано беречь. Вагай информационный, 24.06.2022(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- Татьяна Копнина. Нам этот мир завещано беречь. Вагай информационный, 24.06.2022(рус.)
- Төмән өлкәсендә туган Рөстәм Сәйфуллинга Россия Герое исемен бирделәр. Татар-информ, 28.06.2022
- Рөстәм Сәйфуллин Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булды. Яңарыш, 24.06.2022