Рөстәм Сүлти
Рөстәм Сүлти (Рөстәм Гаделҗан улы Сүлтиев) - шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1992).
Рөстәм Сүлти | |
---|---|
Туган телдә исем | Рөстәм Гаделҗан улы Сүлтиев |
Туган | 6 октябрь 1969 (55 яшь) Чуашстан Республикасы, Батыр районы, Шыгырдан авылы. |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ Россия Федерациясе/ |
Һөнәре | шагыйрь |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Шәйхи Маннур исемендәге премия (1993). |
Тормыш юлы
үзгәртүРөстәм Сүлти 1969 елның 6 октябрендә Чуашстан Республикасының Батыр районында урнашкан Шыгырдан авылында дөньяга килә. Шыгырдан урта мәктәбен тәмамлый. 1986 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләре факультетына укырга керә һәм аны 1991 елда тәмамлый. Шуннан соң ул «Идел» журналында мөхәррир булып эшли башлый, әдәби иҗат белән шөгыльләнә: «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталарында, «Идел», «Казан утлары» журналларында әсәрләре чыгарыла. 1992 елда аның «Тәрәзә» исемле поэмасы басыла, «Мин – шигырьдән» исемле шигырьләр җыентыгы нәшер ителә. Шул ук елны аны Татарстан Язучылар берлегенә кабул итәләр. 1990 елларның урталарында Рөстәм Сүлти Төркиягә күчеп китә. Хәзерге вакытта Лондонда югары уку йортында инглиз теле, төрки халыклар фольклорын укыта[1].
Басма китаплары
үзгәртү- Мин – шигырьдән: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 72 б. – 1000 д.
Иҗаты турында
үзгәртү- Баянов Ә. Чын бөртекләр // Ватаным Татарстан. – 1993. – 5 февр.
- Вәлиев М. Яндырган да, яктырткан да яшен // Казан утлары. – 1993. – № 4. – 182–185 б.
- Мостафин Р. Канатлар бирегез шигырьгә… // Шәһри Казан. – 1995. – 7 апр.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Гөлүзә Ибраһимова. Лондонда яшәүче шагыйрь Рөстәм Сүлти... «Атна вакыйгалары», 2020 ел, № 19. 10нчы бит