Рөстәм Мидхәт улы Нуриев (1969 елның 28 июне, Түбән Мактама, Әлмәт районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе. Ютазы муниципаль районы башлыгы (2012—2019). Алабуга шәһәре мэры[1], Алабуга районы башлыгы (2020 елдан)

Рөстәм Нуриев
Туган 28 июнь 1969(1969-06-28) (54 яшь)
Түбән Мактама, Әлмәт районы, Татарстан АССР, ССРБ
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер С. М. Киров исемендәге Казан химия-технология институты
И. Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университеты
Һөнәре сәясәтче

Тормыш юлы үзгәртү

Рөстәм Нуриев 1969 елның 28 июнендә Татарстан АССРның Әлмәт районы Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсендә туа. 1987 елда Совет Армиясе сафларына алына. 1994 елда С. М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтын тәмамлый.

1989—2001 елларда — Төмән өлкәсенең Лангепас шәһәрендә «Урьевнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең 3 нче номерлы нефть һәм газ чыгару цехының өченче разрядлы нефть һәм газ чыгару операторы; Әлмәт шәһәрендә «Консул» фирмасында маркетинг бүлеге инженеры, юрисконсульт, директор. 2001 елдан Татарстан Республикасы көньяк-көнчыгыш сәнәгать палатасы директоры. 2002 елда И. Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университетын тәмамлый.

2006—2010 елларда — Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары. 2010 елдан Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе. 2011 елда «Ютазы муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә, 2012 елда II чакырылыш Ютазы район халык депутатлары Советының XXIII утырышы барышында район башлыгы итеп сайлана[2].

2019 елның 19 сентябрендә Алабуга районы Советының чираттан тыш утырышында Рөстәм Нуриевны Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләделәр[3]. 2020 елның 25 сентябрендә IV чакырылыш Алабуга районы Советы депутатлары беренче сессиясендә бертавыштан Нуриевны муниципалитет башлыгы итеп сайлыйлар[4].

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү