Рөстәм Нигъмәтуллин

Рөстәм Нигъмәтуллин яки Рөстәм Камил улы Нигъмәтуллин (рус. Рустам Нигматуллин яки рус. Нигматуллин Рустам Камильевич, 1969 елның 24 июне, Кыргыз ССР, Фрунзе) – Татарстанның дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, «Казан шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгының (мэр) беренче урынбасары (2015-2017), Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары (2017 елның 11 маеннан).

Рөстәм Нигъмәтуллин
Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары
Вазыйфага керешкән
2017 елның 11 мае
Аңа кадәр Алексей Песошин
Шәхси мәгълүмат
Туган 24 июнь 1969(1969-06-24) (54 яшь)
Кыргыз ССР Фрунзе
Сәяси фирка Бердәм Россия
Белем Казан авиация институты
Казан дәүләт университеты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1969 елның 24 июнендә Кыргыз ССР башкаласы Фрунзе (1991 елдан Бишкәк) шәһәрендә туган. «Радиоэлектрон корылмалар» белгечлеге буенча А.Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтын (1994), В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын (1999) тәмамлаган. 1987-1989 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәттә.

Хезмәт юлы үзгәртү

1994 елдан «Казан» милли-мәдәни үзәгендә пропаганданың техник чаралары инженеры.

1995-1997 елларда Казан шәһәре администрациясе башлыгының референты.

1997-2002 елларда Казан шәһәре администрациясе башлыгының ярдәмчесе.

2002-2004 елларда Казан шәһәре администрациясе башлыгының җир һәм милек мәсьәләләре буенча урынбасары.

2004-2005 елларда Казан шәһәре администрациясе аппараты җитәкчесе.

2006-2015 елларда Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче (икътисад, транспорт, җир һәм милек мәсьәләләре буенча) урынбасары.

2015-2017 елларда «Казан шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгының (мэр) беренче урынбасары.

2017 елның 11 маеннан Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2005 «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
  • 2009 Дуслык ордены (РФ)
  • 2013 «Мактауга лаеклы хезмәте өчен» медале (ТР)

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән, ике баласы бар.

Милке һәм керемнәр декларациясе турында: 1, 2(үле сылтама), 3.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү