Рөстәм Гарифуллин
Рөстәм Рафис улы Гарифуллин (1978 елның 20 мае, Асау авылы, Балтач районы, Башкорт АССР, ССРБ — 2015 елның 24 феврале) — Россия чаңгычы-паралимпиячесе. Биатлон буенча ике тапкыр Туриндагы Паралимпия уеннары чемпионы (2006), чаңгыда узышу буенча эстафетада Паралимпия уеннарының көмеш призёры (2006), биатлон буенча дөнья Кубогы иясе (2006), чаңгы ярышлары буенча эстафетада дөнья чемпионы (2005). Дуслык ордены (2008), Салават Юлаев ордены (2006) белән бүләкләнгән.
Рөстәм Гарифуллин | |
---|---|
Туган | 20 май 1978 Асау, Балтач районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 23 февраль 2015 (36 яшь) |
Үлем сәбәбе | Юл-транспорт казасы |
Ватандашлыгы | Россия |
Һөнәре | биатлонист |
Россиянең халыкара класслы спорт мастеры (2005), Россиянең атказанган спорт мастеры (2006).
Россия Паралимпия җыелма командасы әгъзасы (2002—2007). 2002—2007 елларда Югары спорт осталыгы мәктәбе өчен чыгыш ясый (тренеры А. А. Гомәров).
2002 елдан Уфа шәһәренең Н. Гастелло исемендәге спорт клубының укыту-спорт бүлеге инструкторы.
Спорт карьерасы
үзгәртү- Биатлон
12,5 км га һәм 7,5 км га спринтта узышта Паралимпия уеннары чемпионы (2006), гомуми зачётта дөнья Кубогы иясе (2006), спринт буенча дөнья Кубогы этабы җиңүчесе (2005), биатлон буенча дөнья чемпионатының көмеш призёры (икесе дә — 2005).
- Җәйге биатлон
1997 елда Европа чемпионы, Европа Кубогы этапларында 3 тапкыр җиңүче, җәйге биатлон буенча Европа чемпионатының бакыр призёры.
- Чаңгы ярышлары
Паралимпия уеннарының көмеш призёры (2006) һәм чаңгы ярышлары эстафетасында дөнья чемпионы (2005).
Белем
үзгәртүРоссия оборона спорт-техник оешмасы спорт-техник клубы шәкерте (Стәрлетамак, тренер М. З. Мөдәрисов). Стәрлетамак физик культура техникумын (1997) һәм Башкорт физик культура институтын (2006) тәмамлый.
Бүләкләр
үзгәртү- Дуслык ордены (2008 ел)[1].
- Салават Юлаев ордены (2006 елның 25 апреле, Башкортстан) — 2006 елның IX Параолимпия уеннарында югары спорт нәтиҗәләре өчен[2].
Спорттан соң
үзгәртүРөстәм Гарифуллинның дуслары сүзләренә караганда, спортчы үз торак йортын да ала алмаган. Гомеренең соңгы елларында Нефтекамада таксист булып эшли.
2015 елның 23 февралендә М7 «Идел» федераль трассасында автомобиль авариясе була. Гарифуллин узыш вакытында йөк машинасы белән бәрелешә. Гарифуллин белән бергә аның әнисе Ралуза Муллахан кызы Гарифуллина һәм апасы да һәлак була[3].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Чемпионы и призёры XI Паралимпийских зимних игр, награждённые государственными наградами Российской Федерации
- ↑ Указ Президента Республики Башкортостан от 25 апреля 2006 года № УП-162 «О награждении орденом Салавата Юлаева Гарифуллина Р. Р., Ибрагимовой Э. В. и Михайлова К. А.», Archived from the original on 2015-04-02, retrieved 2021-09-30
- ↑ Дважды паралимпийский чемпион из Башкортостана Рустам Гарифуллин погиб в автокатастрофе
Сылтамалар
үзгәртү- Участники Зимних Олимпийских игр в Турине из Башкортостана
- Гарифуллин Рустам Рафисович. әлеге чыганактан 2017-04-25 архивланды.