Рәэссөгъбан (гарәп. رأس الثعبانрә’с әҫ-ҫө‘бан — «зур еланның башы»[1]; Аждаһа β, Аждаһа бетасы, β Dra) — Аждаһа йолдызлыгының яктырыш буенча өченче йолдызы. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +2,79m тәшкил итә. Бу куш йолдыз Җирдән якынча 360 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Аждаһа йолдызлыгы

Хасиятләр үзгәртү

Бу G2 спектр сыйныфылы зур йолдыз. Аның тирәсендә кәрлә йолдыз әйләнә.

Йолдызның координатлары (J2000 дәвере):

Исем үзгәртү

Йолдызның гарәп теленнән алынган исем Рәэссөгъбан (Рәэселсөгъбан, гарәп. رأس الثعبانрә’с әҫ-ҫө‘бан, ингл. Rastaban) «Аждаһаның башы» белдерә. «Әлмагест» китабында Птолемей аны «күздән өскәрәк йолдыз» дип атады[2], ә әл-Бируни үзенең «Мәсгуд кануны» китабында — тик «күз»[3].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Рәэс — баш; сөгъбан — зур елан, аждаһа. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.
  2. Птолемей К. Альмагест: Математическое сочинение в тринадцати книгах: пер. с древнегреч. И.Н. Веселовского. — М.: Наука, 1998. — 672 с. — С. 226.
  3. Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 94.