Рәшит Низамов (1935)
язучы
Рәшит Низамов (15 ноябрь 1935 ел — 9 июнь 2018 ел) — язучы. 1981 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991), Гали Чокрый исемендәге премия лауреаты (2007). Кайбер әсәрләрен Рәшит Уңгар псевдонимы белән дә бастыра.
Рәшит Низамов | |
---|---|
Туган | 15 ноябрь 1935 Бишавыл-Уңгар, Савалеевский сельсовет[d], Кырмыскалы районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 9 июнь 2018 (82 яшь) Уфа, Россия |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | журналист, тәрҗемәче, язучы |
Биографиясе
үзгәртү- Рәшит Зыяфетдин улы Низамов (Рәшит Уңгар) 1935 елның 15 ноябрендә Башкорт АССРның (хәзерге Башкортстан) Кырмыскалы районы Бишавыл-Уңгар авылында туган.
- Башлангыч белемне туган авылындагы мәктәптә ала.
- Атасы Бөек Ватан сугышында һәлак булып, әнисе чирләп вафат булгач, Уфа шәһәренең 5-нче балалар йортында тәрбияләнә, 1-нче Башкорт республика интернат-гимназиясендә (хәзер Рәми Гарипов исемендәге 1-нче Башкорт республика гимназия-интернаты) укый.
- 1958 елда Башкорт дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.
- 1958 елдан 1967 елга кадәр "Ленинец" газетасы хезмәткәре,
- 1967 елдан 1978 елга хәтле "Башкортстан пионеры" газетасының бүлек мөдире,
- 1978 елдан 1983 елга кадәр "Совет Башкортстаны" газетасында бүлек мөдире,
- 1983 елдан 1991 елга кадәр "Ваш Собеседник" журналы хезмәткәре,
- 1991 елдан 2012 елга кадәр БР Язучылар берлегенең өлкән әдәби консультанты.
- 2018 елның 9 июнендә Уфада вафат булган.
Әдәби иҗаты
үзгәртү- "Ышаныч" исемле тәүге китабы 1971 елда чыга.
- Балалар өчен язылган хикәяләр һәм повестьлар җыентыклары
- "Батырлык дәресе" 1984 елда,
- "Вәгъдәң ант булсын" 1988 елда,
- "Танып кызы" 2003 елда басылып чыга.
- 1996 елда "Тәңре улының Чишмәсе",
- 2007 елда "Изге-фәрман" тарихи романы дөнья күрә.
- 2009 елда чыккан "Ил язмышы, заман сулышы" китабын төзүчеләрнең һәм мөхәррирләренең берсе.
- "Сине көтә Ералаш" 1993 елда,
- 2 томда чыккан сайланма әсәрләре 2010-2012 елларда,
- "Аманат кылычы" дип аталган повестьлар җыентыгы 2015 елда нәшер ителә.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
үзгәртү- БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991)
- Гали Чокрый исемендәге премия лауреаты (2007)
Чыганаклар
үзгәртү- Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)
- Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.(рус.)(рус.)
- Гайнуллин М. Ф., Хөсәенов Г.Б. Совет Башкортстаны язучылары. Биобиблиографик белешмә. Тулыландырылган, төзәтелгән икенче басма. — Уфа: Башкортостан китап нәшрияты, 1988. — 400 бит.
- Гайнуллин М. Ф., Хусаинов Г. Б. Писатели Советской Башкирии. Биобиблиографический справочник / Оформление А. Королевское. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1977. — 416 стр.(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- Низамов Рәшит Зыяфетдин улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.