Төп менюны ачу

Рәшит Низамов (псевдонимы Рәшит Уңгар, тулы исеме Рәшит Зыяфетдин улы Низамов, баш. Рәшит Зияфутдин улы Низамов) – язучы. РБ атказанган мәдәният хезмәткәре (1991).

Рәшит Низамов
Рәшит Низамов.jpg
Рәшит Низамов
Тугач бирелгән исеме: Рәшит Зыяфетдин улы Низамов
Псевдонимнар: Рәшит Уңгар[1]
Туу датасы: 15 ноябрь 1935(1935-11-15) (83 яшь)
Туу урыны: Кырмыскалы районы, Бишавыл-Уңгар авылы, БАССР
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1964 елдан хәзергәчә
Юнәлеш: проза
Жанр: повесть, хикәя
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Тилгән тибә алманы» (1964)

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1935 елның 15 ноябрендә БАССР Кырмыскалы районы Бишавыл-Уңгар авылында туган. Туган авылы мәктәбен, Уфаның 9- санлы интернат-мәктәбен (1953), Уфада дәүләт университетын (1958) тәмамлый. Университетны тәмамлагач, республика матбугатында эшли.

ИҗатыҮзгәртү

Рәшит Низамов исеме республика матбугатында балалар, үсмерләр өчен язылган әсәрләре белән еш күренә. Беренче хикәясе – «Тилгән тибә алманы» (1964) «Ленинсы» (Ленинчы) газетасында дөнья күрә. «Ышаныч» дигән беренче китабы 1971 елда басыла. «Күршеләр», «Әманәт кылычы», «Чык яручылар» повестьлары авторы.[2]

КитапларыҮзгәртү

  • Ышаныч (1971)
  • Чык яручылар (1974)
  • Разведчиклар (1978)
  • Исемең-җырларымда (1982)
  • Батырлык дәресе (1984)
  • Вәгъдәң ант булсын (1988)
  • Тәңре улының чишмәсе (1996)
  • Танып кызы (2003)
  • Изге фәрман (2007)
  • Сайланма әсәрләр. 2 томда. (2010-2012)

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1981)

ЧыганакларҮзгәртү

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1987. (башк.)

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү