Рәшидә Бикмәтова

Рәшидә Бикмәтова (әдәби псевдонимы Рәшидә Бик) (21 октябрь 1952 ел) — Башкортстанда яшәп, рус телендә иҗат итүче балалар язучысы, шагыйрь. 2002 елдан Рәсәй Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының Язучылар берлекләре әгъзасы, «Рәсәйнең алтын каләме» Милли әдәби (2013) һәм төрле күләмдәге башка, шул исәптән халыкара әдәби премияләр лауреаты. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2022).

Рәшидә Бикмәтова
Туган 21 октябрь 1952(1952-10-21) (71 яшь)
Ташкәнт, Үзбәкстан ССР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
 СССР
Һөнәре шагыйрь, язучы

Биографиясе үзгәртү

Рәшидә Шаһиморат кызы Бикмәтова (кыз фамилиясе Мәхмүтова, әдәби псевдонимы Рәшидә Бик) 1952 елның 21 октябрендә Үзбәк ССРның (хәзер Үзбәкстан Республикасы) башкаласы Ташкентта туган. 1966 елда аның ата-анасы туган төбәкләре булган Башкортстанга кайта. Рәшидәнең балалык һәм яшьлек еллары Салават шәһәрендә үтә, 1970 елда ул мондагы 7нче мәктәпне тәмамлый. 1974 елда кияүгә чыга һәм Уфага күченә, витамин заводында, аннары Киров исемендәге радио аппаратуралары заводында эшли.

Иҗади эшчәнлеге үзгәртү

Киров исемендәге заводта эшләгәндә, Рәшидә Бикмәтова «Истоки» исемле әдәби иҗат берләшмәсендә шөгыльләнә. Аның җитәкчесе - билгеле язучы Рим Әхмедов кәңәше белән балалар өчен бик актив шигырьләр яза башлый.

Бүген ул рус телендә басылган дистәләгән китаплар авторы. Әдипнең әсәрләре «Бельские просторы» журналында, «Башкортстан», «Вечерняя Уфа» газеталарында һәм башка басмаларда даими дөнья күрә.

Әдипнең 2015 елда дөнья күргән «До Берлина!» исемле шигырьләр һәм поэмадан торган тарихи җыентыгы рус телендә язучы авторларның «Елның иң яхшы китабы» («Лучшая книга года») халыкара әдәби герман конкурсының «Кояшлы сарай» («Солнечный храм») халыкара акциясе буенча «Кояшлы иҗат өчен» («За солнечное творчество») Махсус дипломына лаек була[1].

2015 елда Константин Симоновның тууына 100 ел тулуга һәм Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышлап Рус фән һәм мәдәният үзәге (Минск), Беларусия һәм Рәсәй киң мәгълүмат чаралары булышлыгында Рус җәмгыяте («Русское общество») республика җәмәгать берләшмәсенең Могилёв кала бүлекчәсе, «Баларусия Язучылар берлеге» җәмәгать берләшмәсенең Могилёв мәйдан бүлекчәсе һәм Рәсәй Язучылар берлегенең Смоленск өлкә оешмасы үткәргән халыкара әдәби конкурста 2нче урын яулый[2].

2015 елда Рәшидә Бик шулай ук «Уфа каласын үстерүнең җәмәгать фонды»ның «Башкала байлыгы» («Достояние столицы») VIII Җәмәгать премиясенең «Уфа — фәндәге, мәдәнияттәге һәм спорттагы югары казанышлар шәһәре» номинациясендә лауреат була[3].

Рәшидә Бик Русия Язучылар берлегенең Мәскәү шәһәр оешмасы уздырган «2014-2016 елларда иң яхшы китап» әдәби бәйгесе дипломы белән бүләкләнә. Бу бүләккә язучы 2016 елның язында Мәскәүнең шәһәр язучылар оешмасы эгидасы астында рус телендә чыккан «Любимый край, моя Отчизна!» китабы өчен лаек була. Ул — әдип әсәрләренең тулы басмасы[4][5].

2017 елда Уфа шәһәренең Үзәкләштерелгән балалар китапханәләре системасы язучының «Берлинга хәтлем!» (балалар өчен шигырьләр һәм поэма. – Уфа, Китап, 2015. – 40 бит) һәм «Яраткан төбәгем, минем Ватаным!» (Туган ил турында шигырьләр, поэмалар. – М., 2015.- 120 бит) китапларын Балалар һәм үсмерләр өчен әдәбият, сәнгать өлкәсендәге Һәдия Дәүләтшина исемендәге республика дәүләт премиясенә тәкъдим итә[6][7].

Китаплары үзгәртү

  • Не пугай меня, коза!: Стихи. — Уфа: Китап, 2006. (рус.)
  • Мамина улыбка: Стихи, сказки. — Уфа: Китап, 2009. — 120 с. (рус.)
  • Александр Невский: Поэмы. — Уфа: Китап, 2012. (рус.)
  • До Берлина!: Стихи и поэма. — Уфа: Китап, 2015. (рус.)
  • Любимый край, моя Отчизна! — Москва, 2016. (рус.)[5]
  • Именины
  • Веселый огород
  • Лесная ярмарка
  • Танины игрушки
  • Приключения тряпичный куклы
  • Детские хлопоты
  • Загадки

Матбугат басмаларында дөнья күргән әсәрләре үзгәртү

  • Ради смеха[8].
  • Ветераны войны. Публицистика[9].
  • Аниса. Рассказ[10].

Әдип турында үзгәртү

  • Леонидов А. Лунное кружево Рашид Бик. «Республика Башкортстан» гәзите, 2017, 3 март[11].
  • Әсәдуллина Ә. Тарих сөйли әсәрләре. «Башкортстан» гәзите, 2017, 1 март[12].
  • Хакимова Д. Творческий вечер в старинном особняке // Истоки. 2015. № 41. (рус.)
  • Хакимова Д. Благоденствие в действии // Истоки. 2015. № 31. (рус.)
  • Карелин В. Серебро уфимской поэтессы // Истоки. 2013, 30 октября[13].
  • Паль Р. Детская площадка // Бельские просторы. 1999, № 4. (рус.)
  • Латыпов Ф. В гостях у Пегаса // Вечерняя Уфа. 1988. № 66. (рус.)

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • Рәсәй Язучылар берлегенең Мәскәү шәһәр оешмасы уздырган «2014 — 2016 елларда иң яхшы китап» әдәби бәйгесе дипломы[5].
  • Халыкара язучылар гильдиясе (Алмания) Президенты призына үткәрелгән «Ее величество книга!» конкурсы дипломы (2016)[14]
  • «Елның иң яхшы китабы» халыкара әдәби герман конкурсының «Кояшлы иҗат өчен» Махсус дипломы (2016)[1]
  • «Уфа шәһәрен үстерүнең җәмәгать фонды»ның «Башкала байлыгы» VIII Җәмәгать премиясе лауреаты (2015)[3]
  • Константин Симоновның тууына 100 ел тулуга багышланган халыкара әдәби конкурста 2-нче урын (2015)[2]
  • «Рәсәйнең алтын каләме» Милли әдәби премия лауреаты (2013)
  • 2022 ― Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре [15]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Сайт «GRANY PREODOLENIA» — «ГРАНИ ПРЕОДОЛЕНИЯ», ГЕРМАНСКИЙ МЕЖДУНАРОДНЫЙ ЛИТЕРАТУРНЫЙ КОНКУРС РУССКОЯЗЫЧНЫХ АВТОРОВ «ЛУЧШАЯ КНИГА ГОДА» Итоги В рамках международной акции «Солнечный храм» Специальным дипломом «За солнечное творчество» награждаются: Рашида Бикметова «До Берлина!» (Россия)(рус.)(Тикшерелгән 3 октябрь 2016)
  2. 2,0 2,1 Смоленская областная организация Союза писателей России. Официальный сайт. Итоги Международного литературного конкурса к 100-летию со дня рождения Константина Симонова: Номинация «Поэзия». Возрастная категория старше 35 лет. 2-е место Бикметова Рашида Шамуратовна (псевдоним Рашида Бик), город Уфа, Российская Федерация(рус.)(Тикшерелгән 3 октябрь 2016)
  3. 3,0 3,1 Общественный фонд развития города Уфы. Официальный сайт. Лауреат VIII Общественной премии «Достояние столицы» в номинации «Уфа — город больших достижений в науке, культуре и спорте»(үле сылтама)(рус.)(Тикшерелгән 3 октябрь 2016) Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «УК» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  4. Башҡортостан шағирәһе Мәскәү яҙыусылар ойошмаһының дипломына лайыҡ булды. [./Башинформ Файл:Bashinform logo-e1423154856921.jpg], 2017, 13 февраль(Тикшерелгән 13 февраль 2017)
  5. 5,0 5,1 5,2 Поэтесса из Башкирии получила диплом Московской писательской организации. [./Башинформ Файл:Bashinform logo-e1423154856921.jpg], 2017, 13 февраль(рус.)(Тикшерелгән 13 февраль 2017)
  6. Башҡортостандың Һәҙиә Дәүләтшина исемендәге дәүләт премияһына дәғүә итеүселәр билдәләнде. [./Башинформ Файл:Bashinform logo-e1423154856921.jpg], 2017, 17 февраль(Тикшерелгән 2 март 2017)
  7. Премияға кем лайыҡ булыр? (үле сылтама)[./Башҡортостан_(гәзит) Файл:Bashkortostan logo.jpg], 2017, 21 февраль(Тикшерелгән 2 март 2017)
  8. Проза. РУ сайты, 12.12.2010(Тикшерелгән 3 октябрь 2016)
  9. Проза. РУ сайты, 16.07.2010(Тикшерелгән 3 октябрь 2016)
  10. Проза. РУ сайты, 11.07.2010(Тикшерелгән 3 октябрь 2016)
  11. Лунное кружево Рашиды Бик. «Республика Башкортостан» гәзите, 2017, 3 март 2017 елның 21 июль көнендә архивланган.(рус.)(Тикшерелгән 7 март 2017)
  12. Тарих һөйләй әҫәрҙәре. (үле сылтама)[./Башҡортостан_(гәзит) Файл:Bashkortostan logo.jpg], 2017, 1 март(Тикшерелгән 2 март 2017)
  13. Истоки. 2013, 30 октября(рус.)(Тикшерелгән 3 октябрь 2016)
  14. Детская писательница из Башкирии удостоилась диплома международного конкурса «Ее величество книга!» [./Башинформ Файл:Bashinform logo-e1423154856921.jpg], 2016, 3 октябрь(рус.)(Тикшерелгән 3 октябрь 2016)
  15. Башҡортостан яҙыусылары һәм шағирҙары дәүләт премиялары менән бүләкләнде. «Башинформ» МА, 19.12.2022(башк.)

Чыганаклар үзгәртү

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. (рус.)

Сылтамалар үзгәртү