Рәхмәт көне
Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар. Зинһар, ярдәмчене кулланып, кабул ителгән киңәшләргә күрә сылтамалар куегыз.
|
Рәхмәт көне яки Шөкер итү көне (ингл. Thanksgiving Day) - АКШ, Канадада, уңыш җыю һәм узган елның барлык хәер-фатихасы булу һәм нигъмәтләренә шөкер итү, билгеләп үтелә торган бәйрәм.
Канадада, октябрь аена икенче дүшәмбе көнне, АКШ-да ноябрь аена дүртенче җомгада үтелә. Бәйрәмнәр мифологиясе һәм символикасы бай. Күркә ите традицион ашамлык бу көнне.
Рәхмәт көне АКШ һәм Канадада бәйрәм ителә. АКШта ул ноябрьнең дүртенче пәнҗешәмбесендә ел саен билгеләп үтелә,ә Канадада аны октябрьнең икенче дүшәмбесендә билгеләп үтәләр. Ул аллага рәхмәт китерү белән бәйле. Башта кешеләр җыелган уңыш өчен рәхмәт белдерәләр. Гадәттә, бу дини бәйрәм иде, әмма хәзер ул дөньяви бәйрәмгә әверелде.
Бәйрәмнең иң мөһим өлеше булып кичке аш тора, ул кәшәкә соусы һәм кабак белән бирелә торган традицион күркәне үз эченә ала. Бу бәйрәм вакытында бизнес яхшы бара. Мәсәлән, рестораннар күркә белән кичке ашны сатып,бу бәйрәмнән табыш алалар.
Гаилә һәм дуслар, гадәттә, Рәхмәт көне вакытында зур ризык (сыйлау) яки кичке ашка бергә җыелалар, һәм бик күңелле итеп вакытны уздыралар. Менә шуңа күрә дә атнаның бәйрәм ахыры елның иң киеренке туристлык чорларының берсе дип санала. Студентларга атна ахырына дүрт көнлек яки биш көнлек каникуллар бирелә.Рәхмәт көне шулай ук күпчелек эшчеләр өчен түләүле бәйрәм булып тора.
(http://www.delo-angl.ru/anglijskie-teksty-i-stati/den-blagodareniya/ 2021 елның 9 июль көнендә архивланган. сайтындагы "Thanksgiving" статьясының тәрҗемәсе.)
Тышкы сылтамалар
үзгәртү- "рәхмәт" көне(үле сылтама)