Ханов Рәфил Лотфулла улы (16 май 1946 ел) — совет спортчысы һәм авыр атлетика буенча тренер; ССРБ-ның халыкара класлы спорт мастеры (1972), Башкортстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре (1993)[1]

Рәфил Ханов
Туган 16 май 1946(1946-05-16) (77 яшь)
Җәмәй, Имәнлекүл авыл шурасы[d], Чакмагыш районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре спортчы
Спорт такымы әгъзасы Локомотив[d]

Биографиясе үзгәртү

Рәфил Лотфулла улы Ханов 1946 елның 16 маенда Башкорт АССР-ының Чакмагыш районындагы Җәмәй авылында туган.

«Локомотив» (тренеры Б.М.Мусиевич) һәм «Хезмәт» (тренеры Г. Л. Аферин) спорт җәмгыйәтләре тәрбияләнүчесе.

19701972 елларда ССРБ авыр атлетика җыелма командасы әгъзасы. РСФСР чемпионы була (1969), ССРБ кубогының (1971) һәм РСФСР чемпионатының (1970) көмеш призеры, шулай ук ССРБ (1972) һәм РСФСР (1971—1972) чемпионатларының бронза призеры.

11980 елдан алып Ханов Рафил тренерлык эше белән шөгыльләнә. «Башстройуч» территориаль берекмәсен 3-нче төзелеш тресты «Уфимец» спорт клубы балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә, 2005 елдан — «Уфимец» олимпия резервы спорт мәктәбендә (Уфа шәһәре, Башкортстан Республикасы) тренер-укытучы булып эшли. Югары квалификация категорияле тренер[2].

Гаиләсе үзгәртү

  Тышкы медиафайллар

Хановлар гаиләсе Уфаның спорт биографиясендә үзенчәлекле гаилә булып тора. Бу авыр атлетлар гаилә командасында — ике халыкара сыйныф спорт мастеры, спорт мастеры һәм мастерлыкка кандидатлык. Рәфил Хановның улы — Рафаэль[3], шулай ук спортчы-авыр атлет булып китә. Аның оныгы Эльвина 1992 елгы һәм аннан кечерәк спортчылар арасында авыр атлетика буенча Россия беренчелегенең көмеш призеры була. Шушы ук ярышларда Эльвинаның сеңлесе — Гүзәл катнаша һәм спорт мастерлыгына кандидатлыкка нормативларын раслый[4]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Указ Президиума ВС РБ от 13.05.1993 № 6-2/189г О присвоении почетного звания «Заслуженный работник физической культуры Республики Башкортостан» Ханову Р. Л.
  2. Тренерский состав — СШОР Уфимец
  3. Ханов Рафаэль Рафилович, archived from the original on 2017-09-17, retrieved 2021-07-23 
  4. Железный аргумент Эльвины, archived from the original on 2018-02-27, retrieved 2021-07-23 

Сылтамалар үзгәртү