Вәлиев Рәфгать Әхтәм улы (18 февраль 1911 ел10 июль 1993 ел) — Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби эшлекле, инженер-механик, галим-баллистик. Генерал-майор-инженер (1962). Техник фәннәр кандидаты (1962). Ленин премиясе лауреаты (1965).

Рәфгать Вәлиев
Туган 18 февраль 1911(1911-02-18)
Еланлы, Зылатаус өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 10 июль 1993(1993-07-10) (82 яшь)
Мәскәү, Россия
Һөнәре галим, гаскәрбашы
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр нәмзәте[d]

Биографиясе үзгәртү

Рәфгать Әхтәм улы Вәлиев 1911 елның 18 февралендә Уфа губернасы Златоуст өязе Тырнаклы вулысының Еланлы авылында сәүдәгәр Вәли Кәримов гаиләсендә туган. Бала чагы Әй елгасының каршы ярында, анасының туган авылы Лаклыда[1] үтә. Татар.

1936 елда Мәскәү дәүләт университетының физика-математика факультетын, 1951 елда Ф. Э. Дзержинский исемендәге Артиллерия академиясеннән тәмамлаган (Мәскәү).

1936 елдан алып Монгол Халык Республикасында (Улан‑Батор) ССРБ илчелегендә эшли, 1939 елдан Артиллерия академиясендә укыта.

1939 елдан алып Совет Армиясендә. 1951 елдан бирле зенит‑ракета комплекслары полигонының инженер-сынаучысы, 1956 елдан — ССРБ Оборона министрлыгы сайты гыйльми тикшеренү институты, ССРБ Кораллы Көчләре Генераль Штабы, 1973-1986 елларда Радио төзү гыйльми тикшеренү институты (бөтенесе дә — Мәскәү) хезмәткәре. Һава һөҗүменнән саклану стратегик системасын, Җирнең ясалма юлдашларын, баллистик ракеталар уйлап табучыларның берсе.

1976 елдан алып отставкада. Ленин премиясе лауреаты (1965). Кызыл Байрак (1944), Александр Невский (1945), 1‑нче (1985) һәм 2‑нче (1943) дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз (1943, 1956) орденнары белән бүләкләнгән.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Ленин премиясе лауреаты (1965)
  • Александр Невский ордены (27.04.1945)
  • Кызыл Байрак ордены (23.08.1944)
  • I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (06.04.1985)
  • II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (19.04.1943)
  • Ике Кызыл Йолдыз ордены (05.01.1943; 30.12.1956
  • Мизалдар
  • Чиләбе өлкәсе Саткы шәһәре һәм Саткы районының мактаулы гражданы (1982)[2]
  • Белоруссиянең Витебск өлкәсе Городок шәһәренең мактаулы гражданы
  • Еланлы авылының ихтирамлы аксакалы[3]
  • Лаклы авылының ихтирамлы аксакалы

Хәтер үзгәртү

  • Туган авылындагы бер урам генерал исемен йөртә.
  • Еланлыда Рәфгать Вәлиевка бюст куела.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Бурангулов А. Г., Бурангулов Я. А., Габбасова З. С. Потомки Салавата. — Уфа: Китап, 2004. — 192 с. (рус.)
  • Земля салаватка, земля батыра. / Автор-составитель: Сабирьянова С. Г. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2010. — 400 с. (рус.)

Сылтамалар үзгәртү