Рәмзи Вәлиев (7 май 1937(1937-05-07) (86 яшь), Карашәм, Русско-Азелеевское сельское поселение[d], Яшел Үзән районы, СССР — , ) — тарихчы, тарих фәннәре докторы (1990), профессор (1992), ТРның атказанган фән эшлеклесе (1994). 1968 елдан Казан университетында, 1995-2005 елларда тарих факультеты деканы. Төп хезмәтләре Урта Идел буе төбәгенең 20 гасырның 1 нче чирегендәге иҗтимагый-сәяси тарихына, татар зыялыларына, Татарстанда Сталин чоры репрессияләренә карый.[1]

Рәмзи Вәлиев
Туган 7 май 1937(1937-05-07) (86 яшь)
Карашәм, Русско-Азелеевское сельское поселение[d], Яшел Үзән районы, СССР
Әлма-матер В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты

Биографиясе үзгәртү

Рәмзи Вәлиев 1937 елның 7 маенда Яшел Үзән районының Карашәм авылында Кәлимулла агай гаиләсендә дөньяга килә. Уку йортын 1963 елда уңышлы тәмамлый. Һәм шундук Казан университетының ВЛКСМ комитеты секретаре вазифасына тәкъдим ителә, бер үк вакытта ул философия кафедрасы ассистенты итеп тәгаенләнә.

1970 елда аны Казан университетының СССР тарихы кафедрасының өлкән укытучысы итеп раслыйлар, тагын биш елдан ул доцент вазифаларын башкара башлый. 1992 елдан бүгенгәчә Р.К. Вәлиев – хәзерге заман Ватан тарихы кафедрасы профессоры. Хәзерге көндә дә Рәмзи Кәлимович – университетның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Шәрекъне өйрәнү институты Ватан тарихы кафедрасының әйдәп баручы профессорларыннан берсе.

1981 елда ул Казан университетының тарих факультеты деканы урынбасары итеп билгеләнде, 1995 һәм 1998 елларда ике тапкыр әлеге факультетның деканы булып сайланды.

Киң күләмдә танылган абруйлы галим буларак, 1990 елда Россиядәге 1917 елгы гомуммилли кризисны әтрафлы ачкан һәм анализлаган докторлык диссертациясе яклады, соңрак ул, баетылып, аерым монография рәвешендә дөнья күрде («Назревание общенационального кризиса и его проявление в Поволжье и на Урале в 1917 году», Казан, 1979). Бүгенге көндә без аны ике дистәгә якын монография һәм 300 дән артык фәнни, фәнни-популяр мәкалә авторы буларак беләбез.

Фәнни тикшеренү әшчәнлеге үзгәртү

Тарихчы галим буларак, Рәмзи Кәлимович әтрафлы фәнни тикшеренү эшчәнлеге алып бара. Яшь чагында археологик казу эшләрендә катнашты, аны Лаеш районының Үкереч Колтык авылы янындагы археологик комплексны өйрәнү нәтиҗәләренә багышланган «Үкереч Колтык авылы янындагы археологик истәлекләр» («Археологические памятники у села Рождествено». Казан, 1962) хезмәте бар.

Галимнең төп эзләнүләре Урта Идел буе төбәгенең XX гасырның 1 нче чирегендәге иҗтимагый-сәяси тарихы, татар зыялылары, шул исәптән Борһанетдин, Гыйльметдин, Галимҗан һәм Шәһретдин Шәрәфләр язмышы, Татарстанда Сталин чоры репрессияләре мәсьәләләренә багышлана. Шуларның нәтиҗәсе буларак «Фаҗига» китабы дөнья күрә (Казан, 1996), ул ана телебездә басылган фундаменталь монография буларак фәнни даирәләрдә зур яңгыраш ала, җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү