Рәлиф Фәйзел улы Әхмәтшин (24 гыйнвар 1963 ел — Россия, башкорт рәссамы. РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Рәлиф Әхмәтшин
Туган 24 гыйнвар 1963(1963-01-24) (61 яшь)
Әлма-матер Уфа дәүләт авиация техник университеты
Һөнәре рәссам

Биографиясе үзгәртү

Рәлиф Фәйзел улы Әхмәтшин 1963 елның 24 гыйнварында Башкорт АССРның Караидел районы Шамрат авылында туа[1].

1970-1980 елларда Уфаның 26 нчы урта мәктәбендә укый.

1980-1985 елларда — Уфа авиация институтында ( Уфа дәүләт авиация техник университетында белем ала. Югары уку йортының икенче курсында сынлы сәнгать (графика) белән шөгыльләнә башлый. Институтны тәмамлаганнан соң, ике ел армиядә — Совет Армиясе Хәрби-Һава көчләренең авиация полкларының берсендә РЭО төркемендә хезмәт итә.

1989 елда Рәлиф Әхмәтшин Уфа сәнгать училищесының сәнгать бүлегенә укырга керә.

Уфа авиация институтын тәмамлаганнан соң,Башкорт опера һәм балет театрында рәссам-бизәүче булып эшли, бер үк вакытта Уфаның 2нче балалар сәнгать мәктәбендә кичке бүлектә шөгыльләнә.

Төрле жанрда эзләнүләр һәм табышлардан соң, соңгы биш елда пейзаж лирикасына өстенлек бирә.

Әсәрләре С. К. Аксаков (Уфа) музеенда, Италия, Россия, Алмания, АКШ, Финляндия, Франция, Көньяк Корея, Япониянең шәхси коллекционерларында саклана.

Иҗаты үзгәртү

 
Рәлиф Әхмәтшин. Иске Уфа

Рәлиф Фәйзел улы Әхмәтшин Башкортостан, Россиянең Кара диңгез яр буйлары пейзажларын төшерә. «Уфа урамнары», 2003 ел; «Ялта», 2004 ел; Кара диңгездә, 2006 ел; «Храм», 2008 ел; «Уфа храмнары», 2008 ел; «Елга буенда», «Уфа пейзажы», «Тюлькин музеенда», «Иске Уфа паркында», «Тукай урамындагы мәчеттә», «Тирәкле авылында кыш» 2010 ел һ. б картиналар — аның иҗаты.

Күргәзмәләре үзгәртү

Сынлы сәнгать остасының әсәрләре 1990 елдан республика һәм төбәк, Бөтенрусия, 1991 елдан — Бөтенсоюз күргәзмәләрендә катнаша.

1998 елда — Германиядә (г. Любек), 1999 елда АКШ-та (Чаттануга) төркем күргәзмәсендә катнаша.

2003 елда «Аймак» Уфа картиналар галереясында, 2005 елда Атлантада (АКШ), 2010 елда Бөтенрусия пленэрында (Орск), 2011 елда «Мирас» Уфа картиналар галереясында, 2014 елда — Уфада шәхси күргәзмәләре үтә.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Эльвира белән аерылышканнар, 2009 елгы кызы Софья бар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ахметшин Ралиф Файзелович, archived from the original on 2021-01-20, retrieved 2021-07-28 

Сылтамалар үзгәртү