Абдуллина Рәйлә Нигъмәтҗан кызы (19 февраль 1930 ел27 февраль 2002 ел) — СССР һәм Рәсәйнең галим - фармакологы. Медицина фәннәре докторы (1976), профессор (1978). Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе (1989).

Рәйлә Абдуллина
Туган телдә исем Абдуллина Рәйлә Нигъмәтҗан кызы
Туган 19 февраль 1930(1930-02-19)
Башкорт АССРның Аргаяш кантоны Аргаяш авылы(әлеге Чиләбе өлкәсе Аргаяш районы)
Үлгән 27 февраль 2002(2002-02-27) (72 яшь)
Уфа, Россия
Һөнәре галим
Бүләк һәм премияләре Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе (1989).
Гыйльми дәрәҗә: Медицина фәннәре докторы

Биографиясе үзгәртү

Рәйлә Нигъмәтҗан кызы кызы Абдуллина 1930 елның 19 февралендә Башкорт АССРның Аргаяш кантоны Аргаяш авылында (әлеге Чиләбе өлкәсе Аргаяш районы) туган.

1952 елда Башкорт дәүләт медицина институтын яхшыга тәмамлый һәм фармокология кафедрасы юнәлешендәге аспирантурага укырга керә.

1955 елда, «Озак дарулар кулланып йоклауның ашказанның эшчәнлегенә йогынтысы» темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклап, аспирантураны тәмамлый.

1955 елның сентябреннән алып ассистент, ә 1966 елдан алып фармакология кафедрасының доценты булып эшли, укыту эшен интенсив гыйльми хезмәте белән бергә алып бара.

1974 елда галим «Региональ кан әйләнешенә төрле гипотензив даруларның катнаш йогынтысы үзенчәлекләре» дигән темага докторлык диссертациясе яклый, 1978 елда профессор исемен ала һәм бу вазифада 1982 елга кадәр эшли.

1982 елда педиатрия, санитар-гигиена, фармацевтика факультетларының 2-нче фармакология кафедрасын оештыра һәм 1987 елга кадәр аның мөдире, ә 1993 елга кадәр – профессоры булып эшли.

Рәйлә Абдуллина БДМУдиссертация советы әгъзасы. Ул 106 фәнни хезмәт, 2 монография авторы. Аның җитәкчелеге астында 5 кандидатлык диссертациясе яклана.

Рәйлә Абдуллинаның гыйльми эшәнлеге гипотензив даруларның йөрәк-кан тамырлары системасына йогынты механизмын, катнаш даруларның артериаль басымга, кан тамырлары тонусына һәм региональ кан әйләнешенә йогынты ясау үзенчәлекләрен тикшерүгә, спазмолитик һәм бронхолитик тәэсир итүче яңа биологик актив матдәләр эзләүгә багышланган.

1989 елда Рәйлә Абдуллинага «Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» исеме бирелә.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • БАССРның атказанган фән эшлеклесе (1989)

Хезмәтләре үзгәртү

  • «Фармакологическая коррекция кининовой системы организма при сердечно-сосудистых заболеваниях». Уфа, 1997 (автор.).

Сылтамалар үзгәртү