Рәзилә Ширгазина-Криулина

Ширгазина Рәзилә Нурлыгаян кызы — (1966) спорт мастеры, җиңел атлетика буенча ССРБ чемпионы.

Рәзилә Ширгазина-Криулина

Биографиясе үзгәртү

Рәзилә Ширгазина[1] 1966 елда Әлшәй районының Раевка бистәсендә Мөнирә Дәүләт кызы белән Нурлыгаян Нурмөхәмәт улының гаиләсендә дүртенче бала булып туа. 14 яшендә илнең иң яхшы йөгерүчесе дип таныла. 4 сыйныфта укыганда апасы белән спорт мәктәбенә йөри башлый. Ике елдан җөмһүрият беренчелегендә чыгыш ясаганда исә кызның яшендәй тизлеге Уфа тренерларын таң калдыра. Аннары кыз Җөмһүрият Олимпия резервы мәктәбендә шөгыльләнә башлый. Әлеге вакытта Уфа дәүләт нефть техник университетының физкультура укытучысы.

Казанышлары үзгәртү

  • 1980 ел, Кисловодск, 1 километр арага йөгерүдә чемпионат җиңүчесе. Шул ук елда ССРБ җыелма командасына кертелә һәм бер-бер артлы яңа җиңүләр яулый.
  • 1984 ел, ССРБ чемпионаты җиңүчесе.
  • 1985, 1986 еллар, ССРБ беренчелеге — көмеш медальләр.
  • 1988 ел, РСФСР Кубогы — беренче урын.
  • 1993 ел, Ханбалык — ике көмеш медаль.
  • 1994 ел, Франциядагы халыкара ярышлар — көмеш медале, Словакия — алтын медаль.

Гаиләсе үзгәртү

Ир — җиңел атлет Валерий Криулин (ССРБ-ның иң яхшы йөгерүчесе, хәзер мәрхүм), кызы Виктория — Мәскәүдә фитнес-инструктор.

Сылтамалар үзгәртү

  1. [1], category-8/947-hteremd-a-ylanly-tuay.html