Рәвилә Диңгезбаева

Диңгезбаева Рәвилә Муса кызы (10 декабрь 1958 ел) — агроном, педагог. Баймак районындагы Урал аръягындагы агросәнәгать колледжының директор урынбасары. Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре (2004).

Рәвилә Диңгезбаева
Туган 10 декабрь 1958(1958-12-10) (65 яшь)
Күсәй, Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт аграр университеты һәм Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе[d]
Һөнәре агроном, педагог
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре (2004).

Биографиясе үзгәртү

Рәвилә Муса кызы Диңгезбаева 1958 елның 10 декабрендә Башкорт АССРныңБаймаҡ районы Күсәй авылында туган.

1974 елда туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач[1], укуын 1-нче Төрекмән авыл мәктәбендә дәвам итә һәм 1976 елда тәмамлый.

1982 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлаганнан соң, юллама буенча туган районына кайта. Биредә югары белемле яшь белгечне ул чактагы Баймак авыл хуҗалыгы техникумының ВЛКСМ комитеты секретаре итеп куялар.

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

1983 елдан башлап Рәвилә Диңгезбаева «Урал аръягындагы агросәнәгать колледжы»ның исемнәрен алган бу махсус урта уку йортында хезмәт эшчәнлеген дәвам итә: укытучы була, күп еллар директорның укыту эшләре буенча урынбасары вазифасын башкара. Югары категорияле укытучы буларак, бүгенге көнне ул — колледжның укыту бүлеге мөдире[2].

1990 елда төп эшеннән аерылмыйча, читтән торып К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясенең педагогия факультетын тәмамлый.

Намуслы эшчәнлеге өчен Рәвилә Муса кызы Диңгезбаева 2004 елда «Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була[3], 2015 елда Баймак район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Укытучының тикшеренү эшләре 2015/2016 уку елында Мәләвез шәһәрендә узган "Фәнгә адым" һәм 2016/2017 уку елында Сибай шәһәрендә оештырылган "Фәнгә тәүге адымнар" фәнни-гамәли конференцияләр йомгаклары буенча әзерләнгән җыентыкларда басма.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре (2004)[4].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Школа с. Кусеево
  2. h[ttp://www.uverenniy.ru/svedeniya-o-kadrovom-pedagogicheskom-sostave.html Сведения о кадровом педагогическом составе Государственного бюджетного профессионального образовательного учреждения Баймакский сельскохозяйственный колледж на 29 сентября 2015 года]
  3. [https://www.lawmix.ru/zakonodatelstvo/1470097 Указ Президента Республики Башкортостан от 06.05.2004 № УП-253 «О присвоении почетного звания "Заслуженный работник народного образования Республики Башкортостан" работникам образования»](рус.)(Тикшерелгән 4 гыйнвар 2019)
  4. Сведения о кадровом педагогическом составе Государственного бюджетного профессионального образовательного учреждения Баймакский сельскохозяйственный колледж на 01 сентября 2014 года 2021 елның 26 апрель көнендә архивланган.

Сылтамалар үзгәртү