Рәбига Сыздыкова

Рәбига Сыздыкова, Рәбига Сәтигали кызы Сыздыкова (каз. Рәбиға Сәтіғалиқызы Сыздық, Рабиға Сәтіғалиқызы Сыздықова, 1924 елның 17 августы, Казакъстан АССР, Актүбә) — казакъ галимәсе-тел белгече, академик. Казакъстанның атказанган фән эшлеклесе, Казакъстанның Дәүләт һәм Чокан Вәлиханов исемендәге бүләкләре иясе.

Рәбига Сыздыкова
Туган телдә исем каз. Рәбиға Сәтіғалиқызы Сыздық
Туган 17 август 1924(1924-08-17) (99 яшь)

Актүбә, Казакъстан АССР, ССРБ

гражданлык = ССРБ ССРБ
Казакъстан Казакъстан
Үлгән 3 июль 2020(2020-07-03) (95 яшь)
Милләт казакъ
Ватандашлыгы  Казакъстан
Һөнәре тел галиме, профессор
Ата-ана
  • Сәтигали Коткужин (1888-1937), сәяси корбан (әти)
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены
«Парасат»" ордены
Казакъстанның Дәүләт бүләге

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1924 елның 17 августында Казакъстан АССР Актүбә өлкәсе Уил районы Тайлак авылында туган. Әтисе Сәтигали Коткужин (1888-1937) — сәяси корбан.

Тимер педучилищесын (1941), Абай исмендәге Казакъ педагогия институтын һәм аспирантураны (1947) тәмамлый.

«Мәктәп» нәшриятында, Казакъстан фәннәр академиясенең тел гыйлеме институтында эшли.

1950 елларда тел дидактикасы мәсьәләләре, мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен дәреслекләр әзерләү белән шөгыльләнә. Фәнни эзләнүләре казакъ теле, аерым алганда матур әдәбият теленә, сөйләм мәдәниятенә багышлана.

Абай Кунанбаев әсәрләренең тел үзенчәлекләрен өйрәнеп, кандидатлык (1950) һәм докторлык (1971) диссертацияләре яклый.

Казакъстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы (1980), хакыйкый әгъзасы (2003). Профессор (1989).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. «Қазақ энциклопедиясы» Бас редакциясы, 1998 ел. ISBN 5-89800-123-9
  2. Ш. Сарыбаев, М. Копыленко. Рабига Галиевна Сыздыкова. «Советская тюркология», 1984 ел, 4 сан,109 бит.