Руфина Искакова

спортчы-каноэчы

Руфина Искакова (Исхакова[1]) (каз. Rufina Iskakova, Руфина Искакова, 2003 елның 13 июле, Казакъстан, Шымкент) ― халыкара дәрәҗәдә Казакъстан өчен чыгыш ясаучы спортчы-каноэчы. Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында Байдарка һәм каноэда ишү буенча 2023 елгы дөнья чемпионатының (Италия) алтын медаль иясе[2].

Руфина Искакова
Туган 13 июль 2003(2003-07-13) (21 яшь)
Казакъстан, Шымкент
Милләт татар
Ватандашлыгы Казакъстан Казакъстан
Һөнәре спортчы (каноэда ишүче)
Бүләк һәм премияләре Казакъстанның халыкара класслы спорт мастеры

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

2003 елның 13 июлендә Шымкентта туган[3]. Шымкент шәһәренең Ләззәт Тәжиева исемендәге олимпия резервының 4нче махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (рус. СДЮШОР №4 им. Ляззат Тажиевой [4] ) укучысы. Шымкентта Үзәк Азия инновацион университетының (каз. OAIU) Иҗат факультетында (педагогика факультеты)[5] «Физик культура һәм спорт» белгечлеге буенча укый[6].

Спорт уңышлары

үзгәртү

2023 елның май аенда байдарка һәм каноэда ишү буенча Дөнья кубогы этабында (Сегед, Венгрия) напарнигы Сергей Емельянов белән бергә алтын яулаган[7]. Сергей Емельянов белән 2022 елдан бирле бергә (C2 mix) чыгыш ясыйлар[8]. Шымкент шәһәреннән 30 чакрым ераклыктагы Михайловское сусаклагычында шөгыльләнәләр[9]. Дөнья кубогына Сергей Емельяновның абыйсы һәм тренеры Михаил Емельянов әзерләгән[10].

Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында байдарка һәм каноэда ишү буенча 2023 елгы дөнья чемпионатында (Аронзо, Италия) 23 яшькә кадәрге спортчылар арасында 5000 метрга йөзүдә 30:18.59 секунд күрсәткече белән иң көчлесе була[11], С-1 категориясендә 1000 метрга узышта икенче була[12].

Каноэ һәм байдаркада ишү буенча Азия чемпионатында (Япония) Руфина Искакова парлы разрядта Олимпия путевкасын яулаган[13].

2024 елгы Җәйге Олимпиадада[d] иптәше Мария Боровкова белән хатын-кызлар арасында (500 метр) икеле каноэда ишү (WС2, 500 м) төрендә беренчел узышларда катнашып, икенче узышта спортчылар бишенче нәтиҗә күрсәткән. Нәтиҗәдә алар 1/4 финалга чыга алган[14]. Әмма 500 метр дистанциядә ярымфиналга чыга алмаган (нәтиҗәдә олимпиаданы 11нче урында тәмамлаганнар[15])[16][17].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Париж-2024 уеннарында кайсы спортчылар татар исемен танытты?
  2. Руфина Искакова – чемпионка мира. panorama.shymkala.kz, 12.07.2023
  3. Руфина Искакова. Sports.ru
  4. СДЮШОР №4 им. Ляззат Тажиевой. edu-kz.com
  5. Творческий. Центрально-Азиатский Инновационный университет
  6. Cтудентка группы OAIU ФКиСр 21-11 Руфина Искакова завоевала олимпийскую путевку в парном разряде. Центрально-Азиатский Инновационный университет
  7. Елена Карпенко. Шымкентская спортсменка завоевала золото на ЧМ в Италии. otyrar.kz, 14.07.2023
  8. Пара Сергея Емельянова и Руфины Искаковой завоевала золото на этапе Кубка мира. sportqory.kz, 15.05.2023
  9. Станислав Раскоп. Тимофей Емельянов: «Казахстанские гребцы показали великолепный результат на Азиаде». Sports.kz, 6.10.2024
  10. Сенсационная победа шымкентских гребцов на этапе кубка мира. inshymkent.kz, 26.06.2023
  11. Руфина Искакова стала чемпионкой мира по гребле на байдарках и каноэ в Италии. mail.kz, 10.07.2023
  12. Казахстанская спортсменка стала чемпионкой мира по гребле на байдарках и каноэ. Sports.kz
  13. Cтудентка группы OAIU ФКиСр 21-11 Руфина Искакова завоевала олимпийскую путевку в парном разряде. Центрально-Азиатский Инновационный университет
  14. Арайлым Усенбаева. Спортсменка из ЗКО прошла в 1/4 финала Олимпиады в Париже. Мой Город, 06.08.2024
  15. Гребля на байдарках и каноэ: Мария Бровкова и Руфина Искакова стали 11-ми на Олимпиаде. olympic.kz
  16. Чемпионки мира из Казахстана пришли третьими в ”финале B” на Олимпиаде. Tengrisport.kz, 09.08.2024
  17. ISKAKOVA Rufina. olympics.com

Сылтамалар

үзгәртү