Рунди (теле)
Рунди (кирунди) — Рунди халкының теле, Банту телләренең берсе, анда 6 миллион кеше сөйләшә - Бурундида һәм Танзаниянең һәм Конгоның янәшә районнарында, һәм шулай ук Угандада.
Рунди | |
Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-rn" does not exist. | |
Дәүләт |
![]() ![]() ![]() ![]() |
---|---|
Тел типологиясе | SVO[d], тональ тел[d], Мееуссен кагыйдәсе[d] һәм тартыклар гармониясе[d] |
Язу | латин язуы һәм латин әлифбасы[d] |
Сөйләшүчеләр саны | 10 800 000 кеше кеше (2019)[1] |
Ethnologue каталогында телнең статусы | 1 National[d][1] |
Барлыкка килү урыны | Хуту[d], Тутси[d], Тва[d] һәм Бурунди |
Викимедиа проектларында тел коды | rn |
Руанда һәм Бурунди яшәүчеләре өч төрле этник төркемгә карый: хуту, тутси һәм Тва (пигмейлары). Сөйләшүчеләрнең 84 %-ы хуту кабиләсенә карый, 15 %-ы — тутси һәм 1 %-ы — Тва пигмейлары халкы.
ЯзуыҮзгәртү
Язуы — Латин әлифбасы нигезендә.
КлассификациясеҮзгәртү
Мальколлм Гасри Рунди телен (Руанда теле һәм берничә тел белән) D зонасының D60 төркеменә кертә, ул аңа D62 номерын бирә. Соңрак бу төркем нигезендә (һәм шулай ук D һәм E зонасыннан башкалар өчен дә) J зонасы формалашкан булган, ул Гасрида булмаган. Шуңа күрә SIL классификациясе, һәм Тервурен мәктәбе классификациясе буенча Рунди теленең номеры J62.
Рунди Руанда теленә бик охшаш, ул күрше Руандадә сөйләшелә, һәм гиха телендә сөйләшелә, ул көнбатыш Танзаниядә сөйләшелә. Рунди һәм Руанда телләре үзара аңлашыла торган.
ЛексикасыҮзгәртү
Гыйбарәләр мисаллары | |
---|---|
Ego | Әйе |
Oya | Юк |
Uravuga icongereza? | Сез Инглизчә сөйләшәсезме? |
Bite? | Нәрсә булды? |
Mwaramutse | Исәнме/сәлам |
Ikirundi n’ikinyarwanda bisa nk’igi czek n’igi slovak | Рунди һәм Руанда телләре Чех теле һәм Словак теле кебек охшаш |
Amata | Сөт |
Ejo | Кичә |
Eejo* | Иртәгә |
Nzoza ejo/Nzoz’ejo | Мин иртәгә киләм |
Ubu | Хәзер |
Faransa/Ubufaransa | Франция |
Ngereza/Ubwongereza | Англия |
Leta zunz’ubumwe z’Amerika | Америка Кушма Штатлары |
Ubudagi | Германия |
Ububirigi | Бельгия |
*eejo ejo кебек үк әйтелә, ул язылышында гына аерыла |
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 Ethnologue — 25 — Dallas, Texas: SIL, 2022.