Рудик Искужин
Рудик Газиз улы Искужин (1950 елның 28 июле, Таймас авылы, Башкорт АССР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе. 2004—2013 елларда — Федерация Советы әгъзасы — Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтаеннан вәкил.
Рудик Искужин | |
---|---|
Туган | 28 июль 1950 (74 яшь) Куергазы районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР |
Һөнәре | сәясәтче, дәүләт эшлеклесе |
Сәяси фирка | Бердәм Русия һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Тормыш юлы
үзгәртүРудик Искужин 1950 елның 28 июлендә Башкорт АССРның Күмертау районы Таймас авылында туа.
1965—1969 елларда Күмертау шәһәрендә Тау-механика техникумында укый. Техникумны тәмамлаганнан соң бер елга якын Эстон ССРның Силламәе шәһәрендә эшли.
1969—1971 елларда Латвиядә танк полкында Совет Армиясендә хезмәт итә[1].
1976 елда ССРБ ДИК югары Кызыл Байрак мәктәбен, 1985 елда — ДИК Кызыл Байрак институтын тәмамлый, анда Владимир Путин, булачак Президент белән бер төркемдә укыган[2]. ДИК хезмәткәре буларак 1980—1984 елларда һәм 1985—1988 елларда Әфганстанда ике командировкада була.
1992 елга кадәр дәүләт куркынычсызлыгы органнарында хезмәт итә. Соңыннан «Газпром», «Транснефть», «Машиноимпорт» дәүләт компанияләренең тышкы икътисади мәнфәгатьләрен яклаган. 2002 елдан 2004 елга кадәр «Машиноимпорт»ның генераль директоры урынбасары буларак Әфганстан икътисадын торгызуда катнаша.
2004 елның февраленнән — Башкортстан Хөкүмәтеннән Федерация Советы әгъзасы, 2006 елның декабреннән — Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутаты. Федерация Советы эшчәнлеген тәэмин итүне тикшереп тору комиссиясе рәисе урынбасары. Хокук һәм суд мәсьәләләре комитеты әгъзасы.
Федерация Советына билгеләнгәнче «Бердәм Россия» партиясе Үзәк Башкарма комитеты генераль советы секретаре киңәшчесе була[3]. «Бердәм Россия» Үзәк контроль-ревизия комиссиясе рәисе урынбасары.
2004 елның февраленнән — Башкортстан Хөкүмәтеннән Федерация Советы әгъзасы, 2006 елның декабреннән — Башкортстан Дәүләт Җыелышыннан.
Бүләкләр
үзгәртү- Кызыл Йолдыз ордены;
- ике «Сугышчан казанышлары өчен» медале;
- Әфганстан Демократик Республикасының «Йолдыз» ордены.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Хусаинов А. Сенатор-«Лев» из рода Льва // Уфа, № 9 (58), сентябрь 2006
- ↑ Стасюконис А. Жизнь под грифом «Секретно» 2008 елның 10 сентябрь көнендә архивланган. // Республика Башкортостан, № 53, 21 марта 2007
- ↑ Краткие биографические сведения о членах Совета Федерации Федерального Собрания Российской Федерации (по состоянию на 20 марта 2008 года) // Российская Федерация сегодня, март 2008 (спецвыпуск «Кто есть кто в парламенте России»)
Сылтамалар
үзгәртү- Федерация Советы сайтында мәгълүмат
- «Бердәм Россия» партиясе сайтында мәгълүмат 2019 елның 1 ноябрь көнендә архивланган.