Казан Родионов затлы кызлар институты

Казан Родионов затлы кызлар институтыКазан шәһәрендә 18411918 елларда эшләгән хатын-кызлар өчен югары уку йорты. Толстой урамы, 14 йорт адресы буенча урнашкан.

Казан Родионов затлы кызлар институты
Нигезләнү датасы 1841
Сурәт
Рәсми исем Родионованың затлы нәсел кыз балалар институты[1]
... хөрмәтенә аталган Анна Николай кызы Родионова[d]
Дәүләт  Россия империясе
Административ-территориаль берәмлек Казан губернасы, Казан өязе, Казан һәм Казанның 3 нче полиция бүлеге
Киләсе Казан Суворов хәрби укуханәсе
Архитектор Михаил Коринфский, Фома Петонди һәм Александр Песке
Гамәлдән чыгу датасы 1918
Мәдәни мирас һәйкәлләре исемлегенә керә Мәдәни мирас объектлары исемлеге: Казан (Россия), 3 нче бүлек[d]
Мирас статусы Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d][2]
Ирешү улица Толстого, 14
Үрнәк элементы Смольный институт благородных девиц[d]
Карта
 Казан Родионов затлы кызлар институты Викиҗыентыкта

архитектура һәйкәле
Казан Родионов затлы кызлар институты
Шәһәр Казан
Лаихә авторы М.П.Коринфский (архитектор),
Ф.И. Петонди (архитектор)
А.Песке (архитектор)
Төзелеш 18381842 еллар
Халәт Калып:Культурное наследие РФ 4

1841 елда ачыла. Институтның барлыкка килүе Казан байбичәсе Анна Родионованың (1751-1827) хәйрия эшчәнлеге белән бәйле. Балык кәсебендә баеп киткәч, ул патшабикә Мария Федоровнага мөрәҗәгать итеп, үзенең ике утарын һәм Казанның Воскресение урамындагы таш пулатын кызлар өчен югары уку йорты төзү өчен һәдия итәргә рөхсәт сорый. Рөхсәт алына. 1827 елда әлеге биналарны кызлар институтына мирас итеп калдыра.[3] Пугачев явында һәлак булган полковник иренең туганнары, биналарны бирмәс өчен, ун ел хөкем ителәләр. Әлеге тарткалашка соңгы ноктаны Сенат куя. Институт ачыла.[4]

Институт бинасы архитекторлар М.П. Коринфский, Ф.И. Петонди (1841 елда әлеге бина өчен IV дәрәҗә Изге Владимир ордены белән бүләкләнә)[5], А.И. Песке проекты буенча 1838-1842 елларда төзелә. 1933-1936 елларда архитектор П.Н. Ашмарин проекты буенча бинага өченче кат өстәлә.

Эчке тәртип

үзгәртү

Россия патшасы Николай I фәрманы белән институтка «Родионов(а)» исеме бирелә.

Родионов(а) институты ябык төрдәге уку йорты булып исәпләнгән. Әлеге уку йортына морза, рухани, 1-2 гилдия сәүдәгәрләре гаиләләреннән 8-13 яшьлек кызларны кабул иткәннәр. Уку 1862 елга кадәр - 6 ел, аннан соң – 8, 1911 елдан соң – 10 ел дәвам иткән. Дәресләр җәдвәлендә Аллаһ кануны (рус. Закон Божий), рус теле һәм әдәбияты, француз һәм алман телләре, арифметика, география, тарих, рәсем ясау, музыка, кул эшләре торган. Дәресләр һәр көнне (якшәмбедән кала) иртәнге сәгать 9 дан кичке 4 кә кадәр барган. Укучылар җәйге ялга кайтарылмаган.

Родионов(а) институтында Россия патшалары Александр II һәм Александр III булып киткәннәр.

1841-1861 елларда уку йорты белән Елена Загоскина идарә итә.

1918 елда уку йорты ябыла. Соңрак әлеге бинада һәлак булган кызыл гаскәриләрнең балалары, акгвардиячеләр террорына дучар булганнарның балалары, күп балалы эшче гаиләләрдәге балалар өчен Карл Маркс исемендәге Беренче күргәзмә мәктәп-коммуна оештырыла. 1931 елга кадәр Көнчыгыш мәгариф институты, Татар мәгариф институты (1931-1934), Казан дәүләт педагогика институты (1934-1941), 1941 елда хәрби госпиталь урнаша. 1944 елдан Казан Суворов хәрби укуханәсенең уку бинасы булып хезмәт итә.[6]

Кызыклы факт

үзгәртү

Уку йортының иң алдынгы талибәләренә исем-фамилиясенең беренче хәрефләре (вензель) төшерелгән алтын шарф бүләк ителә.

Шәхесләр

үзгәртү

Директорлар

үзгәртү

Укытучылар

үзгәртү
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны әлма-матер һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Франц Залеский 1820-07-15 Березовычи Изге Владимир импиратыр университеты
Казан (Идел буе) федераль университеты
табиб 1867-12-20
Николай Чернеевски 1835-05-10 Киров Нократ ирләр гимназиясе укытучы
математик
педагог
1870-04-19
1874 1886 Александр Иванович Гренков 1839 Мәскәү губерниясе Viphanskaja Theological Seminary
Мәскәү руханилар академиясе
илаһиятче
университет профессоры
1901-05-13
Яков Богородски 1841-10-14 Bogorodskoe, Voskresensky District Нижгар руханилар семнариясе
Казан руханилар академиясе
галим 1920-07-31
Михаил Богословский 1844-01-11 Ekstal Тамбу руханилар семинариясе
Казан руханилар академиясе
укытучы 1915-07-04
Софья Васильевна Ланская 1845-05-04 Пушкин укытучы 1883-12-16
Михаил Источников 1865-01-10 Гомәр Казан руханилар академиясе илаһиятче 1918
Кокорев, Александр Михайлович 1869 Казан Мәскәү рәсем сәнгате, һәйкәл ясау һәм мигъмарият укуханәсе
Югары сынлы сәнгать академиясе
рәссам Aleksandr Mikhaylovich Kokorev 1944


Тәмамлаучылар

үзгәртү


башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Вера Фигнер 1852-06-25 Казан сәяси активист
мемуарист
биюграф
язучы
сәясәтче
Vera Figner 1942-06-15
Валентина Веригина 1882-02-28 Зөя актёр 1974-10-08


Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганак

үзгәртү

Деревянный крест, чугунное забвение Анны Родионовой

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү
Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани