Роберт Миңнегалиев
Роберт Миңнегалиев, Роберт Хәмит улы Миңнегалиев (Роберт Хамитович Миннегалиев; 1972 елның 5 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Дәвеш) ― хуҗалык-финанс эшлеклесе, «Казан Экспо» күргәзмә үзәге генераль директоры (2019 елдан), «Ак Барс» банкы ГАҖ идарәсе рәисе (2003―2015 елларда). Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе (2015 елда). Икътисад фәннәре кандидаты (2001). 1нче класслы баш дәүләт киңәшчесе. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы. Дзюдо буенча Россиянең спорт мастеры.
Роберт Миңнегалиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Роберт Хәмит улы Миңнегалиев |
Туган | 5 июль 1972 (52 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Дәвеш |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Балалар | Камил, Рәшид |
Бүләк һәм премияләре |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүТышкы рәсемнәр | |
---|---|
Роберт Миннегалиев фотосурәтләрдә. |
1972 елның 5 июлендә Татарстан АССР Апас районында туган. Дәвеш авылы мәктәбендә урта белем алган[1].
Казан финанс-икътисад институтын (1993), Чикаго университетының[d] Executive MBA курсы буенча Югары бизнес мәктәбен (2007) тәмамлаган[2]. 2001 елда «Региональ икътисадта инновацияләр белән дәүләт идарәсе нәтиҗәлелеген арттыруның оештыру аспектлары (Татарстан Республикасы мисалында)» (рус. Организационные аспекты повышения эффективности государственного управления инновациями в региональной экономике (на примере Республики Татарстан)) дигән темага икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү1993―1996 елларда Казан сөт комбинатында баш бухгалтер урынбасары, генераль директор урынбасары - финанс-исәп-хисап үзәге башлыгы булып эшләгән.
1996―1997 ― Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының банклар һәм бюджеттан тыш фондлар белән эшләү бүлеге башлыгы.
1997―1998 ― Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының максатчан бюджет фондлары белән идарә итү департаменты директоры.
1998―1999 ― ТР финанс министрының беренче урынбасары.
1999―2003 ― ТР финанс министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты директоры.
2003―2015 ― «Ак Барс» банкы ГАҖ идарәсе рәисе [3]
2015 елда ― «Kazan Expo-WorldSkills Arena күргәзмә комплексы» проекты мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе.
2015 елдан ― «КАЗАН-ЭКСПО» ҖЧҖ (2019 елдан АНО) генераль директоры[4].
Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге
үзгәртү- 2009―2014 елларда 38нче Зәй бер мандатлы сайлау округы буенча IV чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган[5].
- ТР Дзюдо федерациясе вице-президенты
- «УНИКС» спорт клубының беренче вице-президенты[6]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале,
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте,
- Россия банклары Ассоциациясенең Мактау билгесе,
- РФ атказанган икътисадчысы[d],
- ТР атказанган икътисадчысы,
- 2021 – «Дуслык» ордены (Орден Дружбы[d], РФ) ― Казан шәһәрендә «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын әзерләүгә һәм уздыруга зур өлеш керткән өчен [7].
Шәхси тормышы
үзгәртүӨйләнгән. Гаиләдә 4 бала (өч улы һәм бер кызы) булган[8]. Улы Камил 2022 елда Лондонда вафат[9]. Улы Рәшид (1995 елгы, Швейцариядә Le Rosey интернат-мәктәбен тәмамлаган)[10].
Роберт Миңнегалиев ― дзюдо буенча Россиянең спорт мастеры.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Выпускники школы - наша гордость. МБОУ «Деушевская ООШ» Апастовского МР РТ
- ↑ Миннегалиев Роберт Хамитович. Татцентр.ру
- ↑ Роберт Миннегалиев:«Не будет внешних шоков – не будет и второй волны кризиса». Татар-информ, 25.11.2009
- ↑ МВЦ «Казань Экспо»
- ↑ Сведения о проводящихся выборах и референдумах. tatarstan.vybory.izbirkom.ru
- ↑ С днем рождения! unics.ru, 05.07.2017
- ↑ Признание заслуг. Республика Татарстан, 08.04.2021
- ↑ «Наши папы работают в банках». Топ-20 многодетных финансистов. sravni.ru, 1.06.2015(рус.)
- ↑ Сын гендиректора «Казань Экспо» скончался в Лондоне. Бизнес-Онлайн, 8.10.2022(рус.)
- ↑ Наши «краши»: топ-50 завидных женихов Татарстана. Бизнес-Онлайн, 23.02.2022(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- Миннегалиев Роберт Хамитович помощник президента РТ, генеральный директор АНО «КАЗАНЬ-ЭКСПО». Бизнес-Онлайн(рус.)
- Миннегалиев Роберт Хамитович. rus.team(рус.)