Роберт Лефковиц
Роберт Джозеф Лефковиц (ингл. Robert Joseph Lefkowitz) — АКШ галиме, табиб, Төньяк Каролина штатының Дьюк университеты Медицина үзәге хезмәткәре. Химия өлкәсендә Нобель премиясе иясе (2012).
Роберт Лефковиц | |
---|---|
Туган телдә исем | Robert Joseph Lefkowitz |
Туган | 15 апрель 1943 (81 яшь) Нью-Йорк, АКШ |
Милләт | француз |
Ватандашлыгы | АКШ |
Әлма-матер | Колумбия үнивирситите, Колумбия тыйб-җәррах көллияте[d], Броңксның югары фән мәктәбе[d] һәм Дьюк үнивирситите |
Һөнәре | галим |
Эш бирүче | Дьюк үнивирситите |
Бүләк һәм премияләре | Химия өлкәсендә Нобель премиясе |
Гыйльми дәрәҗә: | медицина докторы[d] |
1943 елның 15 апрелендә Бронкста туа. Колумбия университетының Колумбия көллиятендә белем ала, 1962 елда анда бакалавр дәрәҗәсен ала. 1966 елда Колумбия университеты каршындагы Терапевтлар һәм хирурглар көллиятен тәмамлый.
1970-1973 елларда Лефковиц Массачусетс хастаханәсендә эшли. 1973 елда Дьюка университеты хастаханәсендә медицинаның адъюнкт-профессоры һәм биохимия буенча өлкән укытучы дәрәҗәсен ала. 1976 елдан галим Һовард Һьюз медицина институтында эшли.
2012 елда Брайан Кобилка белән бергә «тере күзәнәкләрдә биохимик сигналлар җибәрүдә катнашкан универсаль молекулларны өйрәнү» Химия өлкәсендә Нобель премиясенә лаек була.
Сылтамалар
үзгәртү
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|