Риши Сунак

Бөекбритания премьер-министры

Ри́ши Су́нак [5] (ингл. Rishi Sunak, 1980 елның 12 мае, Бөекбритания, Гэмпшир, Саутһәмптон) ― Бөекбритания дәүләт эшлеклесе, сәясәтче. 2022 елның 25 октябреннән Бөекбританиянең 79нчы премьер-министры[6], 2022 елның 24 октябреннән Бөекбританиянең Консерваторлар фиркасе башлыгы. Бөекбритания казначылыгы канцлеры (2020-2022).

Риши Сунак
Бөекбритания премьер-министры
Вазыйфага керешкән
2022 елның 25 октябре
Аңа кадәр Лиз Трасс
Бөекбритания казначылыгы канцлеры
Вазыйфада
2020 ел – 2022 ел
Шәхси мәгълүмат
Туган 12 май 1980(1980-05-12) (43 яшь)
Саутһәмптон, Гэмпшир, Бөекбритания
Сәяси фирка Консерваторлар фиркасе
Җефет Акшата Мурти[d][1][2][3]
Әни Уша Сунак[d][4]
Әти Яшвир Сунак[d][4]
Белем Стэнфорд университеты

Британия тарихында беренче һиндстан чыгышлы премьер-министр[7].

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1980 елның 12 маенда Саутһәмптонда туган. Әти-әнисе ― дәүләт сәламәтлек саклау системасында эшләүче гомуми практика табибы Яшвир Сунак һәм фармацевт Уши Сунак ― пәнҗаблы индуслар, Көнчыгыш Африкадан Британиягә күченгәннәр. Риши Сунакның әби-бабасы колониализм чорында Һиндстаннан Көнчыгыш Африкага күченгән булган[8].

Урта белемне абруйлы шәхси мәктәптә – Винчестер көллиятендә алган[9]. 2001 елда Оксфорд университетының Линкольн көллиятен тәмамлаган, анда фәлсәфә, сәясәт һәм икътисадны өйрәнгән[10]. 2001-2004 елларда Голдман Сакс груп банкында эшли, аннары Стэнфорд университетында эшлекле идарә итү буенча магистр дәрәҗәсен ала. Ул Бөекбританиядә кече бизнеска ярдәм итү өчен махсуслашкан 1 миллиард долларлык глобаль инвестиция компаниясен булдырган[11][12].

Сәяси карьерасы үзгәртү

2015 елда Ричмонд округындагы (Йоркс) парламент сайлауларында 51,4% нәтиҗә белән җиңә, шуның белән консерваторларның 2010 елгы сайлаулардагы хәлен 11% ка начарайта. Шуңа да карамастан, ышанычлы рәвештә җиңү яулый: көндәшләренең иң көчлесе, Бәйсезлек партиясеннән кандидат Мэттью Кук сайлаучыларның нибары 15,2% ын гына ала алган. 2017 елда Сунак 63,9%, икенче кандидат лейборист Дэн Перри — 23,4 % тавыш җыйганнар[13].

2018 елның 9 гыйнварында премьер-министр Тереза Мэй кече министрларның массакүләм кадрлар үзгәрешен оештыра, нәтиҗәдә Риши Сунак беренче тапкыр хөкүмәт эшенә, торак-коммуналь хуҗалык, җәмгыять һәм җирле үзидарә министрының парламент ярдәмчесе вазыйфасына җәлеп ителә[14].

2019 елның 24 июлендә Борис Джонсон хөкүмәте төзелгәндә казначылыкның баш секретаре итеп билгеләнә[15], кирәк булган очракта, кабинет утырышларында катнашу хокукын ала.

2019 елның 12 декабрендә үз округында 63,6% нәтиҗә белән җиңү яулый, көндәшләренең иң көчлесе лейборист Томас Кирквуд 16,4 % тавыш җыя алган[16].

2022 елның 20 октябрендә Лиз Трасс премьер-министр вазифасыннан отставкага китә[17]. Октябрь азагына Консерватив партиянең яңа лидерын һәм шуңа бәйле рәвештә премьер-министрны сайлаулар билгеләнә[18].

2022 елның 24 октябрендә Консерватив партиянең яңа лидеры итеп сайлана. Борис Джонсон һәм Пенни Мордонт сайлауда катнашудан баш тартканнан соң, Р. Сунак бердәнбер кандидат була[19].

2022 елның 25 октябрендә Сунак Букингем сараенда король Карл III белән очраша, король аны премьер-министр итеп билгели һәм аңа хөкүмәт төзергә куша[20]. Сунак соңгы 210 елда Британиянең иң яшь премьер-министры булып тора[21].

Шәхси тормышы үзгәртү

Дини карашлары буенча – Һинд дине тарафдары [22]

Риши Сунак Infosys компаниясенә нигез салучы Нараяна Муртиның кызы Акшатага өйләнгән[23].

2022 елның маенда Сунак Sunday Times газетасы төзегән «Бөекбританиянең иң бай кешеләре исемлеге»нә эләгә (аның хатыны белән уртак капиталы 730 млн фунт стерлинг итеп бәяләнгән, бу аларга рейтингта 222нче урын биргән) [24].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Rishi Sunak: The 'whatever it takes' chancellor — 2020.
  2. Murthy son-in-law gets Hague’s seatKolkata: ABP Group, 2014.
  3. Who's who(untranslated), 1849. — ISSN 0083-937X
  4. 4,0 4,1 Pas L. v. Genealogics — 2003.
  5. How to pronounce Rishi Sunak in English — YouGlish.
  6. Риши Сунак официально вступил в должность премьер-министра Великобритании (2022-10-25).
  7. India welcomes Rishi Sunak as UK’s first Hindu prime minister (2022-10-25). 25 октябрь 2022 тикшерелде.
  8. Who is Rishi Sunak? The former chancellor and Richmond MP running for prime minister. ITV (2022-07-08). 2022-07-09 тикшерелгән.
  9. Rowena Mason (2022-04-05). Rishi Sunak and wife donate over £100,000 to Winchester college. The Guardian. 2022-10-24 тикшерелгән.
  10. Neil Sears (2022-07-15). Oxford pals thought he wasn't ruthless enough for politics... then he knifed Boris! Friends tell of Rishi Sunak's sober but sociable days at university in the early 2000s. MailOnline. 2022-10-24 тикшерелгән.
  11. Simon Goodley (2020-03-08). Rishi Sunak: the bit-part hedge fund partner now managing the economy. The Guardian. 2022-07-09 тикшерелгән.
  12. NR Narayana Murthy’s son-in-law Rishi Sunak to man Boris Johnson’s treasury. The Economic Times (2019-07-26). 2019-07-29 тикшерелгән.
  13. Richmond (Yorks). Election 2017. BBC News. 2019-07-29 тикшерелгән.
  14. Peter Walker (2018-01-09). Theresa May's junior ministerial reshuffle: who's in and who's out. The Guardian. 2016-07-28 тикшерелгән.
  15. Prime Minister Boris Johnson: Who's in his cabinet?. BBC News (2019-07-25). 2019-07-25 тикшерелгән.
  16. Richmond (Yorks). Election 2019. BBC News. 2019-07-29 тикшерелгән.
  17. Лиз Трасс уходит в отставку с должности премьер-министра Великобритании // BBC News.
  18. Андрей Келекеев (2022-10-20). Лиз Трасс объявила об отставке с поста премьер-министра Великобритании.
  19. Rowena Mason (2022-10-24). Rishi Sunak to become UK’s PM after Mordaunt joins Johnson in withdrawing. The Guardian. 2022-10-24 тикшерелгән.
  20. Alexander Smith (2022-10-25). Rishi Sunak becomes British prime minister after meeting with King Charles III. NBC. 2022-10-25 тикшерелгән.
  21. Новым главой правительства Великобритании стал Риши Сунак. Вести (24 октября 2022). 2022-10-24 тикшерелгән.
  22. Harriet Sherwood (2022-10-24). Rishi Sunak to become first British PM of colour and also first Hindu at No 10. The Guardian. 2022-10-25 тикшерелгән.
  23. Three Indian-origin ministers in Boris Johnson’s cabinet; here’s who they are. Financial Express (2019-07-25). 2019-07-29 тикшерелгән.
  24. Rupert Neate (2022-05-20). Rishi Sunak and Akshata Murty join UK rich list with combined £730m fortune. The Guardian. 2022-07-17 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү