Кир Стармер
Сэр Кир Ро́дни Ста́рмер (ингл. Sir Keir Rodney Starmer; 1962 елның 2 сентябре, Бөекбритания, Англия, Лондон, Саутуарк) — британияле сәясәтче, 2024 елның 5 июленнән Бөекбританиянең 80нче премьер-министры. 2020 елның 4 апреленнән Лейбористлар партиясе лидеры. 2020―2024 елларда парламент оппозициясе лидеры.
Кир Стармер | |
---|---|
Бөекбритания премьер-министры | |
Вазыйфага керешкән 2024 елның 5 июле | |
Аңа кадәр | Риши Сунак |
Лейбористлар партиясе лидеры | |
Вазыйфага керешкән 2020 елның 4 апреле | |
Аңа кадәр | Джереми Корбин |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 2 сентябрь 1962 (62 яшь) Бөекбритания, Англия, Лондон, Саутуарк[d] |
Сәяси фирка | Лейбористлар партиясе |
Җефет | Victoria Starmer[d][1] |
Әни | Джозефина Стармер[d][2] |
Әти | Родни Стармер[d][2] |
Белем | Лидс университеты[d] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1962 елның 2 сентябрендә Лондонның Саутуарк районында туган. Лидс университетын хокук бакалавры дәрәҗәсе белән тәмамлаган, аннары Оксфорд университетының Сент-Эдмунд-холлында хокук өйрәнгән, анда гражданлык хокукы бакалавры дәрәҗәсен алган. 1987 елда адвокатлар коллегиясенә кабул ителгән һәм кеше хокуклары буенча махсуслашкан. 2002 елда король адвокаты итеп билгеләнгән[3]. 2008 елдан 2013 елга кадәр Король прокурор хезмәтен баш дәүләт гаепләүчесе вазыйфасында җитәкләгән[4].
Сәяси карьера
үзгәртү2015 елда Лондонның Холборн һәм Сент-Панкрас округыннан, 52,9% тавыш җыеп, Җәмгыять палатасына депутат итеп сайланган[5].
2016 елның 7 октябрендә Лейбористлар партиясе лидеры (2015―2020 елларда) Джереми Корбинның күләгә кабинетында Евросоюздан чыгу буенча министр итеп билгеләнгән[6].
2019 елның 12 декабрендә Парламентка сайлауларда[d] үз округында (64,52 % нәтиҗә белән) консерватор Александр Хейвордны (15,63%) җиңгән[7].
2024 елда Британиядәге сайлауларда 14 елга беренче тапкыр парламентта урыннарның күпчелеген оппозициядәге Лейбористлар партиясе алган[8]. 2024 елның 5 июлендә Кир Стармер Бөекбританиянең яңа премьер-министры вазыйфасын алган[9][10][11].
Шәхси тормышы
үзгәртү2000-еллар башында адвокат Виктория Александер[d] (Victoria Alexander, 1973 елгы) белән танышкан, 2004 елда язылышканнар, 2007 елның 6 маенда өйләнешкәннәр[12][13]. Ике балалары бар: уллары (2008 елгы) һәм кызлары (2010 елгы). Икесе дә әниләренең яһүд динендә тәрбияләнә[14][15]. Даунинг-стритка күчәр алдыннан гаилә Лондонның төньягындагы Кентиш-Таунда яшәгән[16][17].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Who's who — (untranslated), 1849. — ISSN 0083-937X
- ↑ 2,0 2,1 Pas L. v. Genealogics — 2003.
- ↑ Martin Robinson (2019-12-19). Who doesn't want to be a millionaire? Labour leadership contender Keir Starmer in Wikipedia WAR over how rich he is: Claim is added then removed three times in two days. MailOnline News. әлеге чыганактан 2020-01-09 архивланды. 2020-01-02 тикшерелгән.
- ↑ Director of Public Prosecutions, 2008–2013 - Keir Starmer QC. HARDtalk. BBC News. әлеге чыганактан 2020-01-30 архивланды. 2020-01-04 тикшерелгән.
- ↑ Holborn & St Pancras. Election 2015. BBC News. әлеге чыганактан 2019-04-11 архивланды. 2020-01-02 тикшерелгән.
- ↑ Alexandra Topping and Kevin Rawlinson (2016-10-07). Labour reshuffle: full shadow cabinet list announced – as it happened. The Guardian. әлеге чыганактан 2019-06-29 архивланды. 2020-01-02 тикшерелгән.
- ↑ Fionnula Hainey (2019-12-13). Holborn and St Pancras General Election 2019 results in full. Manchester Evening News. әлеге чыганактан 2022-05-10 архивланды. 2022-05-10 тикшерелгән.
- ↑ Стармер офіційно став новим прем'єр-міністром Британії (uk).
- ↑ У Британії після відставки Сунака призначено нового прем'єра (uk) (2024-07-05).
- ↑ У Британії буде новий премʼєр. Хто такий Кір Стармер та яка його позиція щодо України (uk).
- ↑ Keir Starmer promises a ‘government of service’ in first speech as PM – live (en).
- ↑ Strick, Katie (2024-07-05). Victoria Starmer: Britain's 'reluctant' new first lady (en).
- ↑ Bickerstaff, Isaac (2020-04-24). Arise Lady Starmer? Everything we know about the elusive First Lady in waiting (en-GB).
- ↑ Harpin, Lee. Starmer: Our kids are being brought up to know their Jewish backgrounds (en).
- ↑ Who Is Lady Victoria Starmer? Meet Prime Minister Keir Starmer’s ‘Sassy’ Wife (en) (2024-05-07).
- ↑ Thomson, Alice (2024-07-06). Who is Victoria Starmer? Meet Keir Starmer’s wife and confidante (en).
- ↑ Meet Victoria Starmer, the new prime minister's wife (en).
Сылтамалар
үзгәртү- Keir Starmer. theyworkforyou.com. 2020-01-02 тикшерелгән.