Ришат Гамир Улы Гыймаев (1964 елның 2 феврале, Тимәш, Лениногорск районы, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ) — Совет һәм Россия профессиональ хоккейчысы һәм тренер.

Ришат Гыймаев
Туган 2 февраль 1964(1964-02-02) (60 яшь)
Тимәш, Лениногорск районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре алкалы һоккей уйнаучы
Спорт такымы әгъзасы Ак Барс

Тормыш юлы үзгәртү

Ришат Гыймаев 1964 елның 2 февралендә Татарстан АССРның Лениногорск районы Тимәш авылында туа. 1989—1992 елларда ССРБ чемпионатында Казан «Итиль» командасы өчен күчмә турнирында уйный. 1991 елда ССРБның соңгы чемпионатында даими сезонда дебют ясый. Турнирда 30 матч уйный һәм 1 алка кертә. 1992—1994 елларда Әлмәт һәм Самар командалары өчен Россиянең икенче лигасында чыгыш ясый.

1995 елдан 1997 елга кадәр Түбән Кама «Нефтехимигы» өчен Россия чемпионатында уйный. Ике сезонда 59 очрашуда катнаша һәм 8 алка кертә. 1997 елдан 2000 елга кадәр Әлмәтнең «Нефтяник» клөбы өчен чыгыш ясый, анда уенчы карьерасын тәмамлый.

2002 елда «Нефтяник»ның баш тренеры ярдәмчесе була, ә киләсе сезонда команданы җитәкли. Клуб белән 12 ел рәттән җитәкчелек итә. 2014 елда, Юрий Мордвинцев отставкага киткәннән соң, команданы тагын 3 елга җитәкли[1]. Команда белән 2016 елда Братина кубогын яулый. 2016/17 сезоныннан соң баш тренер вазифасыннан отставкага китә[2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Возвращение Гимаева и все лучшее за неделю в ВХЛ
  2. В ВХЛ последовали первые тренерские отставки

Сылтамалар үзгәртү