Ринат Мингалиев

адвокат

Ринат абый Миңгалиев 1956 нчы елның беренче гыйнварында Буа районы Аксу авылында интеллигенция гаиләсендә туа.

Ринат Миңгалиев
Туган телдә исем Ринат Рифкать улы Мингалиев
Туган 1 гыйнвар 1956(1956-01-01) (68 яшь)
Аксу, Буа районы, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ>Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре полиция хезмәткәре, адвокат
Ата-ана
  • Рифкать (әти)
  • Фаһирә (әни)
    Әнисе Фаһирә апа гомере буе балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыта. Ул бик таләпчән, тырыш һәм гыйлемле укытучы була. Аның дәресләре һәрвакыт мавыктыргыч, яңалыкка бай, кызыклы була иде, дип искә ала үзе дә бүгенге көнгә кадәр мәктәптә математика укытучысы булып эшләүче дәү әнием. Фаһирә апа авыл халкыннан бер баскычка өстен торган. Ул үзенең зыялылыгы, кешелеклелеге белән аерылып торган. Ата-аналар да, гомумән, авыл кешеләре дә аны ихтирам иткәннәр, һәрвакыт аңа киңәш-табыш итәргә килгәннәр. Аңа беренче чиратта, акча түгел, эш кадерле булган, мөгаллимлек хезмәтен чын күңеленнән яратып башкарган. Яшь буынны яхшы итеп тәрбияләү аның намус эше була, шуның өчен укучыларының белемнәре дә, тәртипләре дә яхшы була.
   Әтисе Рифкать абый авылда төрле җитәкче постларда тора. Ул үзенең хезмәт юлын шофер булып башлый. Колхозда бригадир булып та эшли, күп елллар парторг булып бик җаваплы эш тә башкара. Бик тәртипле, уңган гаилә башлыгы була. Баланың кем булуы, бәхете һәм бәхетсезлеге, иманлы яки вәхши булуы, ата-аналардан, алар салган оеткыдан тора шул.
   Ринат абый кече яшьтән үк гыйлемле, культуралы  мохиттә тәрбияләнә. Ул сигезьеллык мәктәпне Аксу авылында тәмамлый, аннан соң урта белемне Чувашия республикасы Олы Яльчек мәктәбендә ала. Мәктәптә укыганда ук бик актив, һәр эштә башлап йөрүче, яхшы укучы була. Гел 5 ле билгеләренә генә укый. Спорт, бигрәк тә ирекле көрәш һәм бокс белән шөгыльләнә, чаңгыда йөрергә ярата. “Яшь техник” дигән түгәрәккә дә йөри. Ватылган сәгать, радиоалгычларны бик тиз төзәтә торган була. Ринат абый сүзгә дә кесәгә керми торган җор телле укучы була. Бөек мәгърифәтче шагыйрь Кандалый кебек, Ринат абый да тиз арада шигъри юллар, кызыклы җөмләләр төзи. Бик күп сыйныфташларының кушаматларын кертеп төзегән кызыклы җөмләсен аның сыйныфташы Нурания апа әле хәзер дә хәтерли: “ “Туран” түбәнлегендәге “Мишә” елгасы буенда “Аю” кабартма ашап утырганда, “Мәләй” “прожекторларын” яктырткан “кәлүчний” тракторы белән “күке” кычкырып утырган “Шәвәли” баганасын бәрдереп киткән.”
  Беренче укытучысы Гөлсем апа Залялова турында бик җылы ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән искә ала бүген Ринат абый. Урта сыйныфларда аның сыйныф җитәкчесе дә , укытучысы да әнисе Фаһирә апа була. Әнисенең мәктәптә дә, өйдә дә булган таләпчәнлеге, максатчанлыгы, һәр нәрсәне төгәл үтәү кебек сыйфатлары укыту-тәрбия процессында Ринатка да күчкән. Ул алдынгы карашлы, эзләнүчән, тәвәккәл, максатына ирешүчән егет булып җитешә.. 1972 нче елда урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт универси-тетының  механика бүлегенә укырга керә. Ләкин анда бер ел укыгач, бу һөнәргә күңеле дә, кулы да ятмыйсын аңлап, күрәсең, укуын ташлый.      
  Аннары армия еллары. Армиядән кайткач күптәнге хыялын тормышка ашыруга ирешә. 1976 нчы елда Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә. Җәмгыятебезне җинаятьләрдән саклау, яшьләрне бу юлдан йолып калу өчен көрәш юлын үзенең төп кыйбласы итеп билгели ул. Иң кыен хәлдән дә “утта янмый, суда батмый”чыга белү осталыгын үзләштерергә керешә. Университетта да сынатмый егет. Һәрвакыт тынгысыз, баскан җирендә ут уйната, кешеләр белән бик тиз уртак тел таба белә. Җаваплылыкны үз өстенә алып, тәвәккәл адымга барырга да сәләтле була. Ринат абый уңганлыгы, үҗәтлеге, максатчанлыгы белән үзенә юл яра. Университетны тәмамлагач, Ринат абый милициядә эшли. Һәм эш күрсәткән егетне акрынлап үстерәләр. Ул бу өлкәдәге һәр баскычны үтеп, адвокат дәрәҗәсенә ирешә. Бүгенге көндә ул Казанда, үзенең шәхси эш урынын ачып, адвокат булып эшли. Ул кешеләрнең гражданлык мәсьәләләре буенча гозерләрен тикшерә. Закон нигезендә хәл итәргә ярдәм итә. Ләкин Ринат абый үзе һәм эшендә ирешкән уңышлары турында бик саран сөйли. Әмма ул тырыш, акыллы киңәшче, якын дус булып авылдашлары күңелендә яши. Сыйныфташлары, дуслары, авылдашлары аның турында гел мактап кына сөйлиләр.
   Холкындагы киң күңеллелек, дөньяга карашларының  эчкерсезлеге, төпле-лек, тырышлык, җитдилек һәм үҗәтлек кебек сыйфатлары аңа авыл тамырла-рыннан  килә. Туган йортына, якыннарына, туган җиренә мәхәббәте дә әнә шул тамырлардан аерылмау нәтиҗәседер.
  Тормышта аның өчен кызыклы, кирәкле булмаган нәрсә гомумән юк: һәрбер көннең шатлыгы һәм җитди проблемалары, туганнарына, халкына булган мөнәсәбәт, рухташ кешеләр белән аралашу, ялыктыргыч көндәлек хезмәт- барысы да мөһим, барысы да әһәмиятле аңа.
 Чөнки : Халкым өчен генә яшим дисәң,
                Туган илем, җирем, халкым диеп.
                Халкың өчен үзең яши белсәң, 
                Әрнеп, өзгәләнеп, янып-көеп,
  Шунда гына чиксез шатлык көтә
  Һәм дә булган кайгы, хәсрәт бетә.
  Бары халкың, тик үз халкың гына 
  Сине иң бәхетле кеше итә.
  Әйе, шуны аңлап яши Ринат абый бүген. “Җәмгыятьтә яшәп, андагы шартлардан азат булып булмыйдыр, ләкин бернәрсәгә иманым камил, дөньяга яраклашам дип, адәм баласы намусын югалтырга тиеш түгел,”-ди ул.
  Ринат абый бүген Казанда яши. Ләкин туган авылы, туганнары, дуслары, сыйныфташлары белән һәрвакыт  күрешеп, аралашып яши.  Туган йортына кайтып, аны карап, яңартып тора. Яшерен - батырын түгел, күп кеше авылын ташлап шәһәргә китә дә туган туфрагын, авылдашларын оныта. Бу, билгеле, зур ялгышлык, гөнаһ. Ә Ринат абый үзе генә түгел әле,  ерак Кытайда яшәүче туганнарына да туган авылын, нигезен күрсәтеп җибәрде.
   Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә, дигән безнең халкыбыз. Ә Ринат абыйның туганлык җепләре, нәсел тамыры Кытайга кадәр җиткән. Әйе, бөтен дөньяга билгеле сәясәтче, дәүләт эшлеклесе Борһан Шаһидигә барып тоташа аның тамырлары. Ә кем соң ул Борһан Шаһиди?
 Борһан Шаһиди ХХ йөз урталарында  Кытайның иң зур провинцияләреннән берсе саналган Синьцзянда төп сәяси эшлекле булып  калкып чыга. Кытайның сәяси мәйданындагы бик зур вакыйгаларның шаһиты була, аларның үзәгендә кайный. Гадәти булмаган хәлләргә юлыгып , озын гомер  (90 яшь) кичерә. Шаһидинең сәясәтчелек эшчәнлегеннән тыш, энциклопедик белемгә ия атаклы галим булуы да билгеле. Ул митингларда берьюлы өч телдә-уйгырча, кытайча, русча чыгыш ясаган. Әлеге телләрдә сүзлек төзегән. Гади татар егете чит илдә  зур дәрәҗәләргә ирешә, язмыш “кыйнавына” каршы торырлык та көч таба. Якташыбыз тирән картлыгына җитеп вафат була. Ул Кытайның Урумчи шәһәрендә җирләнгән.
 Менә шундый кешегә барып  тоташа Ринат абыйның туганлык җебе.Чөнки Борһан Шаһиди- Ринат абыйның әтисе Рифкать абыйның әнисенең энесе ул. Ринат абый 2007 нче елның язында абыйсы эзләре буйлап Кытайга сәяхәт кылган һәм бик бай видеоматериал туплап кайткан. Аның бер язмасы безнең мәктәптә дә бар. Шуннан соң август аенда Казаныбызның туган көнен (30 август) бәйрәм иткәндә Б.Шаһидинең  өченче буын туганыннан туган энесе Ильчи Сайранов Татарстанга кунакка кайтты. Һәм Ринат абый ярдәме белән ул безнең Аксу авылына да килде, авылдагы туганнары белән күреште; үлгән туганнарының каберләрен зиярәт кылды, авылыбыз аксакаллары белән сөйләште. 
   Әгәр дә Ринат абый шулай тырышып йөрмәгән булса, без Кытай җирендә туып-үскән авылдашыбызны күрмәгән булыр идек.
 “Туганыңнан бизмә, нәселең корыр,”-ди халкыбыз. Димәк, туганнар кая гына сибелгән булсалар да, бер-берсе белән элемтәне өзмичә, күрешү юлларын эзләп яшәргә тиешләр . Чөнки гомер шулкадәр тиз уза, кичә генә малай,бүген инде син бабай.
Ринат абый адвокат  кына түгел, ә тарих төпкелендә яткан асыл байлыкларыбызны барлау, аларны халыкка кайтару буенча зур эшләр башкара торган бөек шәхес икән бит. Ә олы максатлар белән яшәгән кешенең, зур планнар, бөек идеяләр белән янган һәм илһамланган көрәшченең кешелек сыйфатлары да соклангыч, хезмәте  дә җимешле һәм тәэсирле була.