Ринат Гыйләҗев (Ринат Рияз улы Гыйләҗев, 1944 елның 20 декабре, Яшел Үзән, Татарстан АССР, РСФСР, СССР2014 елның 22 ноябре, Казан, Россия) — СССР фирка-дәүләт эшлеклесе, Яр Чаллы халык депутатлары шурасы башкарма комитеты рәисе (1974—1984), ТАССР көнкүреш хезмәт күрсәтү министры (1984—1985).

Ринат Гыйләҗев
Туган 1944
Яшел Үзән, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 22 ноябрь 2014(2014-11-22)
Казан, Россия
Яшәгән урын улица Маяковского, 19[d], Казан[1]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Биография үзгәртү

Ринат Гыйләҗев 1944 елның 20 декабрендә Яшел Үзәндә эшчеләр гаиләсендә туа[2]. 1959 елдан 1963 елга кадәр Яшел Үзән механика техникумында укый. Техникумны тәмамлагач, А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән машина төзелеше заводында цех мастеры булып эшли[3]. 1965 елдан заводның комсомол комитеты секретаре, аннары оештыру бүлеге мөдире, ВЛКСМның Яшел Үзән шәһәр комитеты беренче секретаре. 1969 елда аны комсомол өлкә комитетының икенче секретаре итеп сайлыйлар. Рреспубликада эшче яшьләр белән җитәкчелек итә, комсомол линиясе буенча Яр Чаллы шәһәре буенча җаваплы була.

1972 елда читтән торып Мари политехника институтын тәмамлый һәм инженер дипломын ала[2]. Шул ук елдан Советлар Берлеге коммунистик фиркасенең өлкә комитеты оештыру бүлеге инструкторы.

1974 елда Брежнев (Яр Чаллы) шәһәренә күчеп килә[4]. 1974 елның 15 маенда Брежнев шәһәр Советы сессиясендә Гыйләҗевны шәһәр Башкарма комитеты рәисе итеп сайлыйлар[5]. Шәһәр Башкарма комитеты рәисе булып 1984 елга кадәр эшли. Кама автомобиль заводын төзү һәм эшләтеп җибәрү чорында шәһәр хуҗалыгына җитәкчелек итә.

1984 елдан — Татарстан АССРның халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү министры[5]. 1985—1988 елларда — КПССның Казан шәһәр комитеты Икенче секретаре. 1988 елдан — Татарстан автотранспортының пассажирлар ташу һәм ТАССР хәрәкәт иминлеге буенча җитештерү берләшмәсе генераль директоры урынбасары.

Ринат Рияз улы Гыйләҗев Казанда 2014 елның 22 ноябрендә вафат була[4][6].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү