Рефат Аппазов (1920—2008) — мәшһүр кырымтатар совет һәм россия галиме. Техник фәннәр докторы, профессор, СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1980).[1] С. П. Королев җитәкчелегендә ОКБ-1дә СССРның космик программасы өстендә эшләгән.

Рефат Аппазов
Туган 8 сентябрь 1920(1920-09-08)
Акмәсҗит, РСФСР[d]
Үлгән 18 апрель 2008(2008-04-18) (87 яшь)
Королёв, Мәскәү өлкәсе, Россия
Күмү урыны Кырым
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт техника университеты[d]
Һөнәре инженер-конструктор
Эш бирүче Энергия[d] һәм Мәскәү авиация институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Биографиясе үзгәртү

1920 елның 8 сентябрендә Акмесҗиттә дөньяга килгән.[2] Рефат Аппазов белем алуын Ялта шәһәрендә кырымтатар мәктәбендә башлаган, сигезенче сыйныфтан русча укыган. Укудан соң 1939 елда Мәскәүдәге Н. Бауман исемле Югары Техник уку йортына (элеккеге Шуралар Берлегендә иң абруйлы уку йортларының берсенә) керә. Укуын тәмамлаганнан соң Мәскәү яны Калининград (хәзер Королөв) шәһәрендәге гыйльми-өйрәнү институтында хезмәт итә башлый, монда ул иң элек озын ара ракеталар һәм ССРБ Галәм ракета техникасы гомуми проекты инженеры, мәшһүр Сергей Королёв белән танышкан һәм аның җитәкчелегендә 20 ел эшләгән.[3]

Рефат Аппазов тиз арада җитәкче проект инженерлары рәтендә урын алып, Венера һәм Марс планеталарына җибәрелгән Галәм аппаратлары, Совет-Америка «Союз-Аполлон», «Энергия-Буран» ракета-галәм комплексларының прожектлерына кушылган. Рефат Аппазов 200-дән артык гыййльми эшләр авторы.

2008 елның 18 апрелендә Королев шәһәрендә вафат булган. Исән чагындагы үтенече буенча Кырымда җирләнгән.[4]

Хезмәтләре үзгәртү

  • Р. Ф. Аппазов, С. С. Лавров, В. П. Мишин. Баллистика управляемых ракет дальнего действия. — М. : Наука, 1966. — 307 с.
  • Р. Ф. Аппазов. Расчет траекторий баллистических ракет. — М., 1969. — 65 с.
  • Р. Ф. Аппазов, О. Г. Сытин. Методы проектирования траекторий носителей и спутников Земли. — М. : Наука, 1987. — 439 с.
  • Р. Ф. Аппазов. Следы в сердце и в памяти. — Симферополь.: Издательство «ДОЛЯ», 2001. — 415 с.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ю. А. Мозжорин. Дороги в космос. — М.: МАИ, 1992. — Т. 2.
  2. Воспоминания ветеранов НИИ-4 и ОКБ-1. kik-sssr.ru. әлеге чыганактан 2017-04-26 архивланды. 2017-04-25 тикшерелгән.
  3. 21-04-08 Умер выдающийся крымскотатарский ученый и общественный деятель. islamrf.ru. 2017-04-25 тикшерелгән.
  4. Гульнара Бекирова. ВСПОМИНАЯ РЕФАТА АГЪА…. kirimtatar.com. әлеге чыганактан 2017-04-26 архивланды. 2017-04-25 тикшерелгән.