Райнланд-Пфальц

(Рейнланд-Пфальц битеннән юнәлтелде)

Райнланд-Пфальц (алм. Rheinland-Pfalz) — Алмания федераль җире. Башкаласы — Майнц шәһәре.

Райнланд-Пфальц
алман. Rheinland-Pfalz
Байрак[d]Илтамга[d]
Сурәт
Нигезләнү датасы 30 август 1946
Рәсми исем Rheinland-Pfalz
Катнашучы президентские выборы в Германии 2009[d] һәм президентские выборы в Германии 2010[d]
Архивлары саклана Landeshauptarchiv Koblenz[d]
Дәүләт  Алмания[1]
Башкала Майнц
Административ-территориаль берәмлек Алмания
Геомәгълүматлар Data:Rheinland-Pfalz.map
Иң югары ноктасы Erbeskopf[d]
Иң түбән ноктасы Nonnenwerth[d][2]
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы премьер-министр Рейнланд-Пфальца[d]
Хөкүмәт башлыгы Драйер, Малу[d][3]
Канунбирү органы Ландтаг Рейнланд-Пфальц[d]
Югары мәхкәмә органы Constitutional Court of Rhineland-Palatinate[d]
Әгъзалык IT-Planungsrat[d]
Халык саны 4 084 844 (31 декабрь 2018)[4]
Административ бүленеше Франкенталь, Кайзерслаутерн, Кобленц, Ландау-ин-дер-Пфальц, Лүдвигсһафен-ам-Рейн, Майнц, Нойштадт-ан-дер-Вайнштрасе, Пирмасенс, Шпайер, Трир, Вормс, Цвайбрюккен, Арвайлер[d], Альтенкирхен[d], Альцай-Вормс[d], Бад-Дюркхайм[d], Бад-Кройцнах[d], Бернкастель-Витлих[d], Биркенфельд[d], Кохем-Целль[d], Доннерсберг[d], Айфель-Битбург-Прюм[d], Гермерсхайм[d], Кайзерслаутерн[d], Кузель[d], Майнц-Бинген[d], Майен-Кобленц[d], Нойвид[d], Рейн-Хунсрюк[d], Рейн-Лан[d], Рейн-Пфальц[d], Южный Вайнштрассе[d], Көньяк-көнбатыш Пфальц[d], Трир-Саарбург[d], Вульканайфель[d], Вестервальд[d], Рейнгессен[d], Пфальц[d], Рейнгессен-Пфальц[d], Монтабаур[d], Кобленц[d] һәм Трир[d]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 89 метр
Сәгать поясы UTC+01:00 һәм UTC+02:00
Нәрсә белән чиктәш Төньяк Райн-Вестфалия, Һессен, Баден-Вүртемберг, Саар, Нижний Рейн[d], Мозель[d], Льеж[d], Лотарингия[d], Валлония[d], Лотарингия[d] һәм Граңд-Эст
Әүвәлгесе Рейнланд-Гессен-Нассау[d]
Кулланылган тел лүксимбур теле һәм Палатиналь алман теле
Бүләкләр
Мәйдан 19 853,36 км²
Рәсми веб-сайт rlp.de(алм.)
Харита сурәте
Ачык мәгълүматлар порталы Open-Government-Data-Portal Rheinland-Pfalz[d]
Феноменның икътисады economy of Rhineland-Palatinate[d]
Шәрәфле ватандашлар төркеме Q19473381?
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме [d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Карта
 Райнланд-Пфальц Викиҗыентыкта

География үзгәртү

Райнланд-Пфальц Алманиянең көнбатышында урнашкан, Төньяк Райн-Вестфалия, Һессен, Саар, Баден-Вюртемберг федераль җирләре һәм шулай ук Бельгия, Франция һәм Люксембург белән чиктәш.

Су ресурслары үзгәртү

Райнланд-Пфальц аша Райн, Мозель, Саар һәм Лан елгалары ага. Кечерәк елгалар да байтак: Наэ, Зауер (Sauer), Оур (Our), Глан (Glan), Зиг, Вальдлаутер (Waldlauter), Вислаутер (Wieslauter), Вайсбах (Weisbach), Оттербах (Otterbach), Эрленбах (Erlenbach), Михельсбах (Michelsbach), Пфримм (Pfrimm), Һаненбах (Hahnenbach), Зиммербах (Simmerbach), Гульденбах (Guldenbach), Эллербах (Ellerbach), Ар (Ahr), Прүм (Prüm), Энц (Enz), Нимс (Nims), Шварцбах (Schwarzbach), Хорнбах (Hornbach), Киль (Kyll), Дрон (Dhron), Лизер (Lieser), Альф (Alf), Вид (Wied), Зельц (Selz), Нистер (Nister), Аар (Aar).

Райнланд-Пфальцтагы иң зур күл — Кобленц шәһәреннән ерак түгел урнашкан Лаах күле.

Тарихы үзгәртү

Райнланд-Пфальц җире 1946 елның 30 августында француз оккупациясе шартларында барлыкка килә, аның составына Бавария Пфальцы, Кобленц һәм Трир провинцияләре, элеккеге Һессен-Нассау провинциясенең дүрт округы и Һессен шәһәренең Райн елгасының сул ягындагы өлеше керә. Шул ук 30 август көнне федералҗ җирнең конституциясен булдыру комиссиясе төзелә, төп канун проекты 1947 елның 25 апрелендә кабул ителә.

1947 елның 18 маенда җирле парламентка беренче сайлаулар үткәрелә.

Парламентның беренче утырышы 1947 елның 4 июнендә Кобленцта уздырыла. Федераль җир премьер-министры итеп Петер Альтмайер сайлана.

Дәүләт төзелеше үзгәртү

Кануннар чыгару органы — Райнланд-Пфальц ландтагы (Landtag Rheinland-Pfalz), аның әгъзалары халык тарафыннан сайлана. Башкарма орган — Земельное Правительство Райнланд-Пфальц җире хөкүмәте (Landesregierung von Rheinland-Pfalz), ул ландтаг тарафыннан сайлана. Премьер-министрдан (Ministerpräsidenten des Landes Rheinland-Pfalz) тыш, аңарга Райнланд-Пфальц җире министрлары керә. Конституция күзәтчелеген Райнланд-Пфальц конституция мәхкәмәсе (Verfassungsgerichtshof Rheinland-Pfalz) башкара. Югары мәхкәмә инстанцияләре — Пфальц җиренең югары мәхкәмәсе (Pfälzisches Oberlandesgericht) һәм Кобленц югары мәхкәмәсе (Oberlandesgericht Koblenz).

Административ бүленеше үзгәртү

Райнланд-Пфальц җире районнарга (Landkreis) һәм ирекле шәһәрләргә (Kreisfreie Stadt) бүленә, районнар шәһәрләрне (Stadt) һәм мөҗтәмәгый берлекләрне(Gemeinde) үз эченә ала, зуррак шәһәрләр үз чиратында округларга бүленә (Ortsbezirk).

Районнар үзгәртү

 
Районы

1 Арвайлер, Ahrweiler (AW) 2 Альтенкирхен, Altenkirchen (AK) 3 Альцай-Вормс, Alzey-Worms (AZ) 4 Бад-Дүркһайм, Bad Dürkheim (DÜW) 5 Бад-Кройцнах, Bad Kreuznach (KH) 6 Бернкастель-Виттлих, Bernkastel-Wittlich (WIL) 7 Биркенфельд, Birkenfeld (BIR) 8 Кохем-Целль, Cochem-Zell (COC) 9 Доннерсберг, Donnersbergkreis (KIB) 10 Айфель Битбург-Прүм, Eifelkreis Bitburg-Prüm (BIT) 11 Гермерсһайм, Germersheim (GER) 12 Кайзерслаутерн, Kaiserslautern (KL) 13 Кузель, Kusel (KUS) 14 Майнц-Бинген, Mainz-Bingen (MZ) 15 Майен-Кобленц, Mayen-Koblenz (MYK) 16 Нойвид, Neuwied (NR) 17 Райн-Һунсрүк, Rhein-Hunsrück-Kreis (SIM) 18 Райн-Лан, Rhein-Lahn-Kreis (EMS) 19 Райн-Пфальц, Rhein-Pfalz-Kreis (LU) 20 Көньяк Вайнштрассе, Südliche Weinstraße (SÜW) 21 Көньяк-көнбатыш Пфальц, Südwestpfalz (PS) 22 Трир-Саарбург, Trier-Saarburg (TR) 23 Вульканайфель, Vulkaneifel (DAU) 24 Вестервальд, Westerwaldkreis (WW)

Ирекле шәһәрләр үзгәртү

  1. ФранкентальFrankenthal (Pfalz) (FT)
  2. КайзерслаутернKaiserslautern (KL)
  3. КобленцKoblenz (KO)
  4. Ландау-ин-дер-ПфальцLandau in der Pfalz (LD)
  5. ЛюдвигсхафенLudwigshafen am Rhein (LU)
  6. МайнцMainz (MZ)
  7. Нойштадт (Вайнштрассе)Neustadt an der Weinstraße (NW)
  8. ПирмазенсPirmasens (PS)
  9. ШпайерSpeyer (SP)
  10. ТрирTrier (TR)
  11. ВормсWorms (WO)
  12. ЦвайбрүккенZweibrücken (ZW)

Икътисадый үзенчәлеге үзгәртү

"Газпром" ААҖ (Россия) белән берлектә Газ тармагы белгечләрен әзерләү үзәге булдырылган.

ЮНЕСКО мәдәни мирасы үзгәртү

ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья мәдәни мирасы итеп Райнланд-Пфальц җиренең дүрт истәлекле урыны танылган:

  • 1981: Шпайер соборы;
  • 1986: Рум чорындагы Трир (Августа Треверорум), биредә Порта Нигра капкалары, амфитеатр, кайзер мунчалары, Константин базиликасы, Либфрауэнкирхе соборы бар;
  • 2002: Урта Райн үзәненең Бинген һәм Кобленц шәһәрләре арасындагы өске өлеше;
  • 2005: Югары алман-рети лимесының Райнброль и Нойштадт-Дунай торак пунктлары арасындагы 550 чакрымлык өлеше

Сылтанмалар үзгәртү

  • www.rlp.de — Райнланд-Пфальц федераль җиренең рәсми сәхифәсе
  1. archINFORM — 1994.
  2. https://lvermgeo.rlp.de/de/service/gut-zu-wissen/rund-um-rheinland-pfalz/
  3. Ministerpräsidenten von Rheinland-PfalzStaatskanzlei Rheinland-Pfalz.
  4. http://www.statistik.rlp.de/de/gesellschaft-staat/bevoelkerung-und-gebiet/basisdaten-land/tabelle-4/
  5. https://bigbrotherawards.de/2003