Резида Зарипова - актриса. 1974 елның 27 апрелендә БАССРның Караидел районы Сөендек авылында туган. 1993 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаганнан соң, “Нур” театрында эшли башлый. 2008 елда Башкортстанның атказанган артисткасы исеме бирелә.

Резида Зарипова
Резида Фидай кызы Зарипова
Туу датасы:

27 апрель 1974(1974-04-27) (49 яшь)

Туу җире:

CСҖБ, РСФСР, БАССР, Караидел районы, Сөендек авылы

Һөнәре:

актриса

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1993

Бүләк һәм премияләр:

Башкортстанның атказанган артисты

Театрда кайбер сәхнәләштергән рольләре үзгәртү

  • Сания «Кыйбла кая?» Аманулла
  • Салисә «Мәхәббәт диңгезе» Ф. Яруллин
  • Асыя «Аршин мал алан» У. Хадҗибәков
  • Таибә «Мәхәббәт кошлары» И.Йомаголыв
  • Кыек табан «Борын-борын заманда…» Аманулла
  • Амаль «Күз яше фонтаны» С. Латыпова, Х. Фатыйхова
  • Нәгыймә «Назлы кияү» К. Тинчурин
  • Зәрзәрия «Кичке табын» М. Кәрим
  • Галия «Ай булмаса, йолдыз бар» Т. Миңнуллин
  • Садретдин «Галиябану» М. Фәйзи
  • Гөлҗан «Сайрар кошым» Р. Гюнтекин
  • Исемсез хатын «Әниләр һәм бәбиләр» Т. Миңнуллин
  • Гармунчының сөйгәне «Чүлмәкче сере» Ә. Кәшфуллин
  • Фәнүзә «Ябалак борылышында» Ф. Бигашев
  • Крестьянин «Исемсез йолдыз» М. Себастиан
  • Гөлҗиһан «Банкрот» Г. Камал
  • Раушания «Игезәкләр» Ә. Атнабай
  • Гафия «Ак калфак» М. Фәйзи
  • Убырлы карчык «Нурзадә һәм Нурсылу »И. Әлмөхәммәтов
  • Зәмирә «Кулларымда тургай» Х. Иргалин
  • Софья «Сагышларны басмый сулар да» В. Гуркин
  • Сабира «Безнең авыл артистлары, яки татарча дель-арте» Аманулла
  • Нәфисә «Җизнәкәй» Х. Ибраһимов
  • Римма «Мәхәббәт зилзиләсе» Э. Яһудин
  • Нәҗибә «Иреңне миңа сат» Н. Гаетбай
  • Камилә туташ «Хаҗи әфәнде өйләнә» Ш. Камал
  • Зөләйха «Су юлы» Н. Асанбай
  • Рәсиха «Әниемнең ак күлмәге» Ш. Хөсәенов
  • Зөлфия «Балконнан төшкән мәхәббәт» Н. Гаетбай
  • Фәягөл «Алты кызга бер кияү» Т. Миңнуллин

Сылтамалар үзгәртү