Резеда Бодрова
Резеда Бодрова, Резеда Әхмәт кызы Бодрова (1967 елның 7 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― югары категорияле табиб, «Россия өзлексез һөнәри белем бирү медицина академиясе» ФДБО филиалы – Казан дәүләт медицина академиясенең (КДМА) реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасы мөдире (2012 елдан), медицина фәннәре докторы (2017), доцент (2009). Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2020), Татарстанның (2017) һәм Россиянең (2023) атказанган табибы.
Резеда Бодрова | |
---|---|
Туган телдә исем | Резеда Әхмәт кызы Бодрова |
Туган | 7 июнь 1967 (57 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | табиб |
Бүләк һәм премияләре |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1967 елның 7 июнендә Казан шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган. Мәктәптә укыган вакытта Казан дәүләт медицина институты каршындагы яшь медиклар клубына йөри.[1] 1990 елда С. В. Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина институтының педиатрия факультетын «бик яхшы»га тәмамлый. Уку вакытында факультет һәм төркемнең уку эше өчен җаваплы була. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, 1990―1992 елларда «Физиотерапия» белгечлеге буенча КДМУның 1нче балалар авырулары кафедрасында клиник ординатура үтә. 1992 елдан 2005 елга кадәр КДМУның физиотерапия курсы булган госпиталь терапиясе кафедрасында ассистент булып эшли. Аның җитәкчелегендә дәвалау, педиатрия һәм стоматология факультеты студентлары 20дән артык фәнни хезмәт бастырган; халыкара, бөтенроссия һәм төбәк студентлар фәнни конференцияләрендә I һәм II дәрәҗә 7 диплом белән бүләкләнгән.
2005 елның сентябреннән КДМА реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасында эшли, 2012 елның февраленнән ― кафедра мөдире. [2]
«Системалы склеродермиядә ксимедон куллану» темасына кандидатлык (2003), «Арка миенең травматик авыруы булган авыруларны актив медицина реабилитациясе» темасына докторлык (2017) диссертацияләре яклаган.
1993―2010 елларда дәвалау эшен ТР сәламәтлек саклау министрлыгының (ТР ССМ) тернәкләндерү РКБсы базасында үткәрә. 2010 елдан ― ТР ССМ Казан шәһәренең «Сугыш ветераннары өчен госпитале» реабилитация үзәгенең фәнни җитәкчесе.
Фәнни эшчәнлеге
үзгәртү400дән артык публикациясе бар (шуларның 136сы үзәк матбугатта мәкаләләр, 3 монографиядә 5 бүлек), 4 монография, 37 уку-методик әсбап, уйлап табуга 9 патент, 11 рационализаторлык тәкъдиме авторы. «Международная медицина», «Медицинский» журналының редакция коллегиясе әгъзасы.
Иҗтимагый эшчәнлеге
үзгәртү- ТР сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгече.
- Россия реабилитологларының Татарстан Республикасындагы берлеге президенты.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2004 ― «Елның иң яхшы табибы» Бөтенроссия конкурсында «Иң яхшы табиб-реабилитолог» номинациясендә җиңүче
- 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2007 ― «Татарстан Республикасының 50 инновацион проекты» конкурсы финалисты
- 2010 ― «Татарстан Республикасының иң яхшы уйлап табулары» ― II урын
- «Уйлап табулар җыелмасы өчен» дипломы
- 2017 — Татарстанның атказанган табибы
- 2018 ― «Ак чәчәкләр» конкурсы җиңүчесе[3]
- 2020 — Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе — «Фундаменталь, гамәли һәм социаль әһәмиятле алымнар нигезендә Татарстан Республикасында авыруларны һәм инвалидларны комплекслы медицина реабилитациясен эшләү һәм кертү» эше өчен[4]
- 2023 ― Россиянең атказанган табибы[d][5]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Венера Вольская. Душой не покалеченные. Врач года о пациентах, которых не сломает болезнь. АиФ Казань, 22.06.2018
- ↑ Заведующая кафедрой. КГМА ― филиал ФГБОУ ДПО РМАПО Минздрава России
- ↑ Бодрова Резеда Ахметовна. Врач Года.(үле сылтама) МЗ РТ
- ↑ 2020 елда Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премияләрен бирү турында ТР Президенты Указы № ПУ-832 10.12.2020 (PDF), archived from the original (PDF) on 2021-12-07, retrieved 2020-12-28
- ↑ Путин подписал указ о присвоении татарстанцам госнаград. 2023 елның 2 август көнендә архивланган. Казанский репортер, 1.08.2023
Сылтамалар
үзгәртү- Бодрова Резеда Ахметовна. Лига выпускников КГМИ(рус.)
- Бодрова Резеда Ахметовна. Казанский (Приволжский) федеральный университет(рус.)