Рәфис Хәбибуллин

(Рафис Хәбибуллин битеннән юнәлтелде)

Рәфис Җәүдәт улы Хәбибуллин (рус. Рафис Хабибуллин яки рус. Хабибуллин Рафис Завдатович, 1963 елның 2 октябре, Пүчинкә-Енай, Апас районы, Татарстан АССР, ССРБ) — дәүләт эшлеклесе, ТР ватандашлар саклануы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры (2007—2019), Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ баш идарәсе башлыгы (2007―2023). ТР Президенты иминлек хезмәте җитәкчесе (2002—2007). Эчке хезмәтнең генерал-лейтинанты (2014).

Рәфис Хәбибуллин
Туган телдә исем Рәфис Хәбибуллин
Туган 2 октябрь 1963(1963-10-02) (60 яшь)
Энәле, Тәтеш районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Русия ЭЭМның Омск академиясе[d] һәм Русия ЭЭМның идарә итү академиясе[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Рәфис Хәбибуллин 1963 елның 2 октябрендә Татарстан АССРның Апас районы Пүчинкә-Енай авылында туа[1]. 1982—1984 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хезмәт эшчәнлеген 1984 елда Апас районы эчке эшләр бүлеге милиционеры булып башлый. 1988 елда ССРБ эчке эшләр министрлыгының Омск югары милиция мәктәбен тәмамлый[2].

1988 елдан 1994 елга кадәр Яр Чаллы шәһәре җинаять милициясенең оператив бүлекләрендә җитәкчелек вазифаларында эшли. 1994 елда Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының үзәк аппаратына күчерелә, биредә берничә әйдәп баручы оператив идарәне җитәкли. 1999 елда Татарстан Республикасы Президенты куркынычсызлык хезмәте башлыгы урынбасары итеп билгеләнә.

2002 елның 15 нче апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасы Президенты куркынычсызлык хезмәте башлыгы булып билгеләнә[3].

2007 елның июненнән ТР ватандашлар саклануы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры — Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ баш идарәсе башлыгы.

2014 елда Рәфис Хәбибуллинга эчке хезмәтнең генерал-лейтинанты махсус исеме бирелә[4].

2019 елда ТР ватандашлар саклануы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазыйфасыннан азат ителгән, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ баш идарәсе башлыгы вазыйфасында калган.

2023 елның 4 декабрендә идарә башлыгы вазыйфасыннан азат ителгән[5].

2024 елның 13 гыйнварыннан ― Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе [6].

Бүләкләр үзгәртү

  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале.
  • Почет ордены (2019)[7]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү