Рассвет (Мөслим районы)

РассветТатарстанның Мөслим районында юкка чыккан торак пункт. 19241970-елларда авыл булып яшәгән. Хәзер авыл урынында Яңа Усы авыл җирлеге[1] кешеләренең печәнлек җирләре.

Рассвет
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Мөслим районы
Эчке бүленеш бер яклы ике урам
Нигезләнгән 1924
Беренче телгә алу 1924
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 0 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы юк
Автомобиль коды 16, 116

ГеграфияҮзгәртү

Рассвет авылы Мөслим районы Яңа Усы авылыннан көньяк-көнчыгышка таба 4 км ераклыкта, Вәли чокырының ике ягына урнаша. Чокыр уртасыннан кечкенә инеш — Вәли инеше ага, күп санлы чишмәләр була. Авыл ике урамлы була, икесе дә бер яклы.

ЭтимологияҮзгәртү

Көньяк-көнчыгышка урнашканга күрә, авылның исемен (ойконим) «Рассвет» (Таң ату) дип атаганнар.

ТарихҮзгәртү

Авылга 19241925 елларда Яңа Усы авылы руслары нигез сала. Күченү сәбәбе — чәчүлек җирләрнең ерак булуы. Беренчеләрдән булып, Киршиннар, Осипов, Куяновлар күченә.

Күмәк хуҗалыкҮзгәртү

Коллективлашу башлангач, 19291930 елларда авылда «Рассвет» күмәк хуҗалыгы оештырыла. Беренче рәисе — Хлюпин, аннан соң — Матросов. Авылды шәхси хуҗалыкларның йортларыннан тыш, башлангыч мәктәп, кибет була. Шәхси хуҗалыкларда сыер, сарык, дуңгыз, каз, тавык асрыйлар, ат асрарга рөхсәт булмый — атлар күмәк хуҗалыкта гына була.

ТаралуҮзгәртү

ТАССР Югары шурасы президиумының «Кече авылларны берләштерү юлы белән авылларны эреләндерү турында» 1965 елда чыккан указы нигезендә, хуҗалыкларны эреләндерү кампаниясе башлангач, Рассвет авылы тарала. Авыл халкы Яңа Усыга, Мөслимгә, Горбуновка авылларына күченә.

Бөек Ватан сугышыҮзгәртү

Бөек Ватан сугышы башланганда авылда 45 хуҗалык исәпләнә. Сугышка киткән А. Ф. Осипов хәбәрсез югала, П. Куянов, А. Кукаркин яу кырында ятып кала.

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии Академии наук РТ, 1993.
  2. Татарская АССР: Административно-территориальное деление на 1 января 1948 года (сост.: Г. С. Губайдуллин). Казань: Татгосиздат, 1948.
  3. Географические названия по Татарской АССР. Китапта: Татарско-русский словарь. М.: Издательство «Советская энциклопедия», 1966. стр.788-804.

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Әхмәдулла Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2003, 221нче бит.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү