Рамил Гомәр улы Ханнанов 1984 елның 17 августында Татарстан Республикасының Әлмәт районы Чупай авылында дөньяга килә. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 2001-2006 елларда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар филологиясе факультетында белем ала. 2006 елда аны “татар теле һәм әдәбияты укытучысы”, “гамәли журналистика һәм редакцияләү эше” белгечлекләре буенча кызыл дипломга тәмамлый. Аспирантурада укып, 2009 елда "филология фәннәре кандидаты" дигән гыйльми дәрәҗәгә диссертация яклый. Әдәбият һәм аны укыту методикасы, журналистика кебек фәннәрдән студентларга белем бирә.

Рамил Ханнанов
Туган телдә исем Рамил Гомәр улы Ханнанов
Туган 17 август 1984(1984-08-17) (39 яшь)
Татарстан, Әлмәт районы, Чупай авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре педагог, язучы, галим
Ата-ана
  • Гомәр Ханнанов (әти)

Драматургия өлкәсендә Әлфия Мотыйгуллина җитәкчелегендә диплом эшен язып, Фоат Галимуллин җитәкчелегендә кандидатлык диссертациясе яклый.

Р. Ханнановның эшчәнлеге студент-яшьләрнең "Илһам" әдәби иҗат берләшмәсен җитәкләү, "Яшьлек тавышы", "Дарелфөнүн" газеталарына нигез салу һәм бастырып чыгару белән дә бәйле.

2012-2014 елларда ул - "Чын мирас" ("Безнең мирас") журналын оештыру һәм нәшер итү эшендә, 2014 елдан - "Казан утлары" журналының баш мөхәррир урынбасары.

Р. Ханнанов - кырыктан артык фәнни-методик мәкалә, "Төрки драматургия контекстында татар сәхнә әдәбияты (ХIХ гасыр ахыры - ХХ йөз башы)" (2010) дигән монография, V - IХ сыйныфлар өчен татар әдәбияты дәреслекләре, укытучыларга тәгаенләнгән методик кулланмалар авторы.

Ул Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф системасы үсешенә керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы (2017), массакүләм мәгълүмат чаралары тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, “ТАТМЕДИА” Республика басма һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының Мактау грамотасы (2017) белән бүләкләнде.

Рамил Ханнанов – 2019 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

2020 елдан Адымнар - Казан мәктәбендә укыта.

Чыганаклар үзгәртү

  • "Җилкәннәргә җил кирәк" Рамил Ханнанов; Казан: Татар. кит. нәшр., 2018.