Рамай Заһидулла улы Юлдашев – сәясәт һәм җәмгыять эшлеклесе, 1993-1998 елларда Казан шәһәренең «Азатлык» Татар яшьләре берлеге бүлеге рәисе.

Рамай Юлдашев
Туган телдә исем Рамай Заһидулла улы Юлдашев
Туган 24 март 1970(1970-03-24) (53 яшь)
Ырынбур өлкәсенең Красногвардееец районы Ибрай (Таллы Елга) авылы
Милләт татар
Һөнәре җәмгыять эшлеклесе
Сайт http://ramay-yuldash.narod.ru

Биография үзгәртү

Исемен Рамай икетуган абыем Әхмәдиев Рамай Ардуан улынын якты истәлегенә багышлап куелган. Ул армия сафларында хезмәт иткән вакытта, 1969 елның 1-2 мартларында Даманск утравында хәрби бәрелештә һәлак булган. Монда Кытайлар белән Советлар Союзы арасындагы чиктә сугыш чыккан. Рамай абый шул чик буенда хезмәт иткән. Кызганыч, әлеге конфликтта 58 совет гаскәрие һәлак булган, шулар арасында – минем туганым Рамай Әхмәдиев та. Аны туган авылына – Башкортстанның Дәүләкән районы Имай-Карамалыга алып кайтып, батырларча һәлак булган хәрби кеше буларак, барлык рәсми шартларын туры китереп, тиешенчә атрибутлар белән җирләделәр. Күккә мылтыклардан атып, бик күп веноклар куеп, бөтен район халкы соңгы юлга озатты. Чибәр, 19 яшен әле генә тутырган, гармунда сыздырып уйнаган, яши генә башлаган егеткәй чит-ят җирләрдә башын салып, авылдашларының мәңгелек хәтерендә генә калды.Төгәл бер елдан соң, 1970 елның 24 мартында дөньга мин килгәнмен, һәлак булган туганым хөрмәтенә миңа Рамай дип кушканнар да инде. Университетка килгәч,факультетымда татар укытучылары, профессорлар—Резеда Ганиева апалар, декан Тәлгать Галиуллин абыйлар,: “О! Милләтнең Рамайлары да килде!” – дип бик шатланганнар иде.Әнием тумышы белән Башкортостаннан, Дәүләкән районы Имай-Карамалы авылыннан, әтием Ырынбур өлкәсе, Красногвардеец районы, Ибрай(Таллы Елга) авылыннан. Алар 54-55 елларда Үзбәкстанда, Ташкәнттә татарлар җыйналган паркта “Кичке уен”да (Пятачок та ) танышканнар. Ташкент, Чимкент якларына тормыш көтәргә чыгып киткән булганнар. Минем карт бабай үлгәч, әби әтигә: “Улым, берүзем генә калдым, кайт инде”, -- дип, этиемэ Ташкенткә хат язган. Шуннан соң, әтием белән әнием Оренбур якларына кайтып төпләнгәннәр. Әтием 17 ел буена киномеханик булып эшләде, “синематография” дигән серле дөнья күрсәтеп, зур хөрмәткә ирешкән кеше. Шуннан 15 ел буена мәктәптә кочегар булып эшләде. Иген чәчү, уңыш җыю, печән өсте кебек кызу эш чорларында авыл хуҗалыгында да гел катнашмыйча калганы юк иде. Әтием гыйлемле, бик укымышлы кеше булды.Без 70-80 елларда бик күп газета –журналлар алдыра торган идек. Без биш бала үстек. Мин –төпчек малай. Дөнья хэм гаилэ мәшәкатьләре белән әти әллә нинди карьера үсешләренә ирешә алмады инде, гәрчә укымышлыгын күрмәделәр түгел, күрделәр. Гел партия сафларына чакырып тордылар. Ләкин минем әтием коммунистлар партиясен онэмеде хэм кермәде. 

- Дүртенче класста тарих белән кызыксына башладым. Шул чакта ук Спартак, Джузеппе Гарибальди, Суворов, Кутузов, Симон Боливар,Сандино һ.б. кебек бөек шәхесләр турында бик күп китаплар укырга тотындым. Индеецлар турында бик куп укыдым, китапны 4 китапханәдән алып укый идем, хәттә күрше 7 чакрымдагы авылдан китап ташый идем.Бу кызыксыну нәтиҗәсез калмады 4 -нче сыйныфта 7-8 классларнын тарих буенча сорауларына жавап биреп оештырылган олимпиадада , мин беренче урынны алдым. Бүгенгедәй хәтеремдә – миңа шаһмат бүләк иткәннәр иде. Миңа җитә калган, үсендергәндер инде, күрәсең—ныклап сәясәт, тарихка кереп чумдым. 4 нче сыйныфта Володя Дубинин исемендәге пионер отрядыбызның советы рәисе итеп сайладылар. Тагын – класстагы сәяси сектор, сәяси эшчәнлек өчен җаваплы да мин. Җиденче класста мине сигезъеллык мәктәбебезнең Укучылар комитеты рәисе урынбасары итеп сайлап куйдылар, сигезенчедә шуның рәисе булдым. Сәяси информация тарату,шуңа кагылышлы стендлар чыгару – бу эшкә дә тулысынча мин җаваплы идем. Элек политинформация дигән нәрсә мәктәпләрдә бик көчле куелган иде. Илдә, дөньяда бара торган вакыйгалар турында һәрбер укучы 5-8 мәгълүмат җыеп килеп, класс каршында кыскача чыгыш ясарга тиеш иде. Безнең мәктәп бик актив тормыш алып барды. Фәнни-тикшеренү институты белән берлектә юннатчылык, бакчачылык, төрле сортлы башак үстерү эшләре дә алып бардык, һәрбер яңалык теркәлеп барды. Безнең тәҗрибәләребез турында “Пионерская правда” газетасында да яздылар хәтта. Директорыбыз Габдулла Ахунович Кидрячев – тарихчы, аның төрле-төрле тарихи карталар тулы кабинеты бар иде һәм шул кабинеттан ачкычны ул бары тик миңа гына бирә торган иде. Башка берәүгә дә ышанып тапшырмады. Мин кабинеттан карталар алып чыгып, дәрескә элеп куя торган идем. Шул карталарга карап, Идел Болгарны, Алтын Урдаларны күреп: “Бу бит татар дәүләтләре, татарның үз дәүләтләре дә булган!”—дип уйланып утырганнарымны хәтерлим. Шул дүртенче классларда булды микән, мин үземчә хыялларымны язып куйдым – мәктәпне бетерәм, шуннан соң армияга барам, шуннан соң югары уку йортына китәм. Кызлар бу кәгаземне ничектер эләктереп алганнар да, тәнәфестә миннән “ха-ха-ха” килеп көлеп йөргәннәр иде. Узды еллар, сигезенче классны 11 кеше бетердек. Шул укучылар арасыннан мин генә югары уку йортын бетердем. Дөресен генә әйткәндә, минем бүген 3 югары белемем бар: татар теле һәм әдәбияты укытучысы, этномәдәни үзәк җитәкчесе, халык бәйрәмнәре режиссеры. Журналист та, политолог та буласым килгән чаклар булды. Элек “Халыкара панорама” дигән тапшыруны карый идек бит инде, совет чоры, интернационализмның чәчәк аткан чоры. Никарагуа, Сальвадор, Гренада... АКШка каршы чыгышлар, Африка, Азия илләрендә барган сәяси вакыйгалар, инкыйлаблар, шәхесләр – боларның барысы да минем яшь аңымны ниндидер хыялый, дулкынландыргыч дөньяга баш-аягым белән алып кереп китә иде. Татар тарихын, дөньяви тарих: Кытай, Америка, Африка, Россия тарихынларын, милли хәрәкәтләрен яхшы беләм. Күзаллавым, дөньяга карашларым шул мизгелләрдә нигезләнә башлагандыр да инде дип уйлыйм. Аннары туксанынчы елларда фермер да буласым килеп китте. Шамил Басаевтан берзаман сораганнар иде бит. Алга таба нишләргә җыенасыз дип. Ул: "Умартачы булачакмын!” – дип җавап биргән иде. Шуңа күрә, кем белә, бәлки мин дә берзаман авыл хуҗалыгы эшенә чума-нитә калсам, аптырамассыз. Мәктәптән соң Ырынбурдагы тарих факультетына керә алмадым. Шуннан соң тракторчы булып эшләдем, аннары 9 нчы классның сыйныф җитәкчесе итеп, өлкән пионер вожатые итеп билгеләделәр. Тиздән ишеттем—Казандагы татар факультетына студентлар чакыралар. Мин шул ук елны барып укырга да кердем. Минем өчен бик тетрәндергеч вакыйга –1991 елның 14 октябрендә Хәтер көнендә катнашуым. Анда 15-20 меңләп халык җыелды. Милли күтәрелешнең бик югары ноктасы иде ул. Шул көннәрдә минем күңелемдә, җанымда нәрсәдер сынды. Елардай булып күңелем тулды. Бик дулкынландым, егетләр белән ул көннәр чараларында актив катнаштык. Тик “Азатлык” яшьләр оешмасында мине баштан ук өнәмәделәр, чөнки аларның эшчәнлеге нигездә куп суз сойлэу,культура-агарту эшләренә барып төртелә иде. Сәяси акцияләрдән читләшергә тырыштылар. Шуннан озак та тормады, “Азатлык” таркалу дәрәҗәсенә килеп җитте.Мин хәрби частьләрдән кайткан хәрбиләрнең проблемаларын хәл итү комитетында да эшләдем, аннары референдум алдыннан пропаганда белән каты шөгыльләндек. Листовкалар тараттык. Татар халкының Корылтаен һәм “Милли Мәҗлес” эшчәнлеген оештыруда да үземнең көчемнән килгәнчә хезмәтемне куйдым. 

Сылтамалар үзгәртү