Равил Хисаметдинов

Равил Фәрит улы Хисаметдинов (1977 елның 10 декабре, Теңкәш, Буа районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Апас муниципаль районы башлыгы (2019 елдан).

Равил Хисаметдинов
Туган 10 декабрь 1977(1977-12-10) (46 яшь)
Теңкәш, Буа районы, Татарстан АССР, ССРБ
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Казан юридик институты
Һөнәре район башлыгы

Тормыш юлы үзгәртү

Равил Хисаметдинов 1977 елның 10 декабрендә Татарстан АССРның Буа районы Теңкәш авылында туа[1]. Хезмәт эшчәнлеген 1995 елда Буа юл идарәсенең 4 разрядлы слесаре булып башлый. 1999 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча Россия ЭЭМ юридик институтының Казан филиалын тәмамлый.

Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, «Татарстан балы» җитештерү берләшмәсенең «Буа» сәүдә-хәзерләү бүлегендә хәзерләүче булып эшли. 2000 елдан «Вираж» ЗАПНОПСАД механигы. 2002—2005 елларда Буа районы һәм Буа шәһәре администрациясенең оештыру бүлегенең мобилизация һәм махсус эш буенча баш белгеч. 2005 елда «"Ак Барс Мед" иминият компаниясе» ҖЧҖ филиалы директоры була. Шулай ук 2005 елда Буа районы һәм Буа шәһәре хакимиятендә хакимият аппараты җитәкчесе булып эшли. 2006 елдан Буа район Советы Аппараты җитәкчесе, 2008 елдан Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары.

2013 елда Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнә[2]. 2014—2017 елларда Апас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе. 2017 елдан 2019 елга кадәр Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе җитәкчесе урынбасары.

2019 елның 26 сентябрендә Апас районы башлыгы итеп сайлана[3].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү